Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Яңа Котышта трактор янган

Яңа Котыш авылы янындагы кырда К-700 тракторы янган. Бу хакта янгын сүндерүчеләргә кичә иртәнге якта хәбәр иткәннәр. -Тракторчысы сөйләве буенча, җир эшкәрткән вакытта трактор кабинасы астыннан әүвәл пар, аннан ут чыга. Бермәл югалып калса да, ул олы юлга чыгып, узып баручылар ярдәме белән, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Янгын сүндерүчеләр Ульяновкадан килеп...

Яңа Котыш авылы янындагы кырда К-700 тракторы янган. Бу хакта янгын сүндерүчеләргә кичә иртәнге якта хәбәр иткәннәр.

-Тракторчысы сөйләве буенча, җир эшкәрткән вакытта трактор кабинасы астыннан әүвәл пар, аннан ут чыга. Бермәл югалып калса да, ул олы юлга чыгып, узып баручылар ярдәме белән, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Янгын сүндерүчеләр Ульяновкадан килеп утны сүндерәләр, - дип хәбәр итте районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

Бәхеткә, тракторчы үзе зыян күрмәгән. Ә менә Самара өлкәсе арендаторы техникасының кабинасы янган, сул яктагы арткы һәм алгы көпчәкләре дә гамәлгә яраксыз. Ут тракторның төзек булмавы аркасында чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән янган Проблема бар трактор Яңа Котыш