Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә спиртлы эчемлекләр сатуда закон бозучыларны ачыклыйлар

Алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешендә закон бозуларны ачыклау максатында, район территориясендә уздырылган рейдлар барышында, агымдагы елның алты аенда, 7 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Соңгысы июнь ахырында гына була. Алкогольле эчемлекләр сату чикләнгән вакытта сыра сатып җибәргән бәркәтәле - шәхси эшмәкәргә карата беркетмә төзелгән, бу эш буенча тикшерү бара. Май аенда...

Алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешендә закон бозуларны ачыклау максатында, район территориясендә уздырылган рейдлар барышында, агымдагы елның алты аенда, 7 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.

Соңгысы июнь ахырында гына була. Алкогольле эчемлекләр сату чикләнгән вакытта сыра сатып җибәргән бәркәтәле - шәхси эшмәкәргә карата беркетмә төзелгән, бу эш буенча тикшерү бара.

Май аенда Туймәт авылында да бер шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозган өчен беркетмә язганнар. Күтәмә, Керкәле, Чирмешән авылларында һәм автомобиль юлларына якын урыннарда урнашкан берничә кибеттә дә кагыйдә бозу очраклары ачыкланган. Күп очракта сатучылар спиртлы эчемлекләр сату буенча билгеләнгән вакыт режимын үтәми. Бу эшләрнең күпчелеге буенча тикшерү бара, кайбер гаеплеләргә кисәтү ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Татарстан спиртлы эчемлекләр