Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Иске Үтәмештә яшәүче ана кеше балаларына юньле тәрбия бирми

Әни кеше баласының өстенә ябып, йоклатып, бармак очларында гына үз урынына барып ятасы урында, кайбер гаиләләрдә балалар тыныч кына әти-әниләренең йокыга киткәнен көтә һәм өстәлдә калган "яшел еланны" яшерә икән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында шундый сүзләр дә ишетергә туры килә. Мондый гаиләдә үскән балаларның...

Әни кеше баласының өстенә ябып, йоклатып, бармак очларында гына үз урынына барып ятасы урында, кайбер гаиләләрдә балалар тыныч кына әти-әниләренең йокыга киткәнен көтә һәм өстәлдә калган "яшел еланны" яшерә икән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында шундый сүзләр дә ишетергә туры килә.


Мондый гаиләдә үскән балаларның да киләчәге шундый булмас дигән гарантия бирү кыен.

Иске Үтәмештән килгән өч бала анасы җиде айда өченче тапкыр комиссия каршына баса, тик үзенең ялгышын танырга да теләми, комиссия членнарына үзенең тәртипле тормыш алып баруын, балаларына дөрес тәрбия бирүен исбатларга тырыша. Биредәгеләрнең аңа, балаларына ярдәм итәргә теләвен аңларга да, тыңларга да теләми. Мондыйлар белән, билгеле, кырысрак булырга туры килә, балаларның тормышына куркыныч тудырмасын өчен, аны ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар туплау эшенә керешәчәкләр. Әни кеше шешәгә акча тапса да, элеккеге штрафларын түләмәгән, бу эше өчен дә штраф салынды.

Чирмешәннән яшүсмер Б. кибеттән шоколад чәлдереп чыгарга уйлаган, тик бу эш барып чыкмаган, аны ишек янында тоткарлаганнар. Әнисенең дә шундый гадәте бар икән. Биш бала анасы беркайда да эшләми, бер ата эшләгән генә гаиләне туйдырырга җитми. Бу анага эшкә урнашырга, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчага урнаштырырга ярдәм итәчәкләр.

Ә Урманасты Үтәмештән тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы ир белән хатынны утырышка, гомумән, алып та килә алмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән Проблема бар ана кеше балаларына юньле тәрбия бирми