Бэхзат Акташ Төркиядә Түбән Кәминкәдәге, Кармыштагы һәм башка кардәшләрен юксынып яши
Аның кардәшләре кайда гына яшәми: Казанда, Самарада, Ташкентта, Әндижанда, Мәскәүдә, Кармышта, Түбән Кәминкәдә... Нишләп читкә киткәннәренең сәбәбен ачыклауны дәвам итә Бэхзат. Бәхет эзләпме, ачлыктанмы ерак юлга чыкканнар, әллә моңа туган җирдә кыерсытулар, эзәрлекләүләр, хокуксызлык этәргәнме?.. Төркиядә яшәүче якташыбыз дисәк тә була - Бэхзат Акташ менә шушы сорауларга җавап эзли, нәсел-нәсәбен...
Аның кардәшләре кайда гына яшәми: Казанда, Самарада, Ташкентта, Әндижанда, Мәскәүдә, Кармышта, Түбән Кәминкәдә... Нишләп читкә киткәннәренең сәбәбен ачыклауны дәвам итә Бэхзат. Бәхет эзләпме, ачлыктанмы ерак юлга чыкканнар, әллә моңа туган җирдә кыерсытулар, эзәрлекләүләр, хокуксызлык этәргәнме?..
Төркиядә яшәүче якташыбыз дисәк тә була - Бэхзат Акташ менә шушы сорауларга җавап эзли, нәсел-нәсәбен барлый. Байтак материал, мәгълүмат тупларга өлгергән. Татарларга, Татарстан тарихына кагылышлы бик күп хезмәтләр укыган, галимнәребез турында да күп белә. Чирмешәндә аның белән татарча аралаштык. Ипилек-тозлык русча, инглизчә дә өйрәнгән, төрекчәне "су урынына" эчә. Әдәпле сөйләшә,, сабыр, ипле, гыйлемле кеше.
Аның әбисе Зәйтүнә 1897нче елда Кармыштан чыгып китә. 7 яшендә. Әтисе Хәлиулла, әнисе Гыйшкури белән Төркиядәге тегермәнле бер авылга, Стамбул тирәсенә барып урнашалар. Аннары язмыш шәһәргә күчәргә мәҗбүр итә. Зәйтүнә яшьли ятим кала, шуңа да егерме тулар-тулмас кияүгә чыга - Фәүзи дә шул чама - ятим, яшь.
Инде 65 яшьлек Бэхзат Османия дигән татар авылында туган.Мәчетле,мәктәпле авыл. Заманында биредә 120 йорт булган. Иске шәһәрдән 70 километр чамасы ераклыкта урнашкан.
-Безнең нәсел гел татарча сөйләште, әле дә туган телебезне онытмыйбыз, - ди Бэхзат абый. -Җиде туган идек, җидебез дә татар кешеләре белән гаилә кордык.
Элегрәк бу якларга килгән Казан татарларында (монда Кырым татарлары да күп икән) бәйрәмнәрдә, буш вакытларында бергә җыелышып утыру гадәте булган. Сөйләшеп юанганнар, гармунда, кубызда уйнап күңел ачканнар, җырлар җырлаганнар. "Сак-сок" бәетен еш көйләгәннәр. Туган җирләрен сагыну хисләрен шулай да бастырганнар.
Балаларга мәчет мулласы дин сабагы бирә. Алар азан әйтергә чират торалар, олылар да ашыга-ашыга намазга юнәлә. Бу хәл 1960нчы елларга кадәр дәвам итә. Бүген мәчеткә азрак кеше йөри. Бердән, Османиядә дә яшьләр аз, икенчедән, диндә төрек системасы өстенлек итә, ди. Татарларга ничектер мәчеткә мулланың дәүләт тарафыннан билгеләп куелуы, аларга акча түләп торуы ошамый. Болай намаз ихласлыгын югалта, диләр.
Османиядә мәчет 1890нчы елда төзелә, манара соңрак куела.
Быел Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы кырылтаена делегат булып килгән Бэхзат Акташ бу сәфәреннән дә канәгать. Казанда барын да караган, Сөембикә манарасы түренә барып тәкбир әйткән, әби-бабалары рухына дога кылган. Башкалабызда озак та тукталырга сәбәп бар - монда инде 10 елдан артык бер улы яши. Яшьләр форумына килгәч, ул биредә үзенә кәләш тапкан, татар кызы белән гаилә корганнар. Бүген эшкуар төрек ризыклары сата, кибете дә бар икән.
Бэхзат Акташ, билгеле, сәяхәтен әбисенең туган җире белән бәйләми булдыра алмый. Түбән Кәминкәдә иң якын кардәшләре - Шәүкәт һәм Миңнегөл Әгъзамовлар бу юлы да аны нык кунак итеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп зурладылар.
Кармыштагы кардәше Шәүкәт Гатин Бэхзат абыйга районның иң матур җирләрен күрсәтеп йөргән. Кунак безнең як табигатеннән бик хушланган, барына да исе киткән. Доңгыр-даңгыр юлларга гына аптырашлы, нефть төбәгендә авыллар, юллар тагын да төзегрәк булырга тиеш, югыйсә... "Авыл эчләрендә машиналар ничек түзеп йөри икән", - ди үзләрендә юлларның төзегрәк булуына ишарәләп.
Кардәшләре белән элемтәләр урнашуга бик шат ул. Беренче тапкыр 1991нче елда хәбәрләшә башлыйлар. Самарада яшәүче, Түбән Кәминкәдән монда килеп урнашкан туганнары 2005нче елда Бэхзатны Чирмешәнгә, Түбән Кәминкәгә, Кармышка да алып кайталар.
Корылтайга Самара аша, кардәшләрдә тукталыш ясап килгән, китүе дә шуннан була. Самолетта Төркиягә берничә сәгать кенә очасы.
-Бөтен җирдә балчыклы туфракка игътибар иттем, - ди ул. -Шуннан соңгы елларда авыллар бер чама, әмма район үзәге нык үзгәргән, төзекләнгән. Яшьрәк чагым булса, беләсезмсе, монда күчеп кайтырга да ризалашыр идем,- ди Төркиядә яшәүче татар якташыбыз.
Сүз уңаеннан, Бэхзат Акташ бүген инде пенсиядә, үзе һәм хатыны да. Безнең акчага күчереп санаганда айга 20шәр мең сум пенсия алалар. Аз түгел. Әле бит әби-бабаларыннан мирас булып калган 20 гектар җирләре дә бар. Анда, техника яллап, бодай һәм арпа үстерәләр, ике елга бер тапкыр чәчеп, 50 тонналап бөртек җыялар. Шунысы начар, гел сугарып торырга мохтаҗ,кечкенә-кечкенә кишәрлекле, төрле урыннардагы җирләрен бергә тупларга кушалар икән, тик бу эш озакка сузылган. Шуңа күрә Бэхзат Акташ бу проблеманы чишүгә Татарстан җитәкчелеге этәргеч бирә алмас микән дип өметләнә. Шул хакта хат та язып килгән.
Ул белгечлеге буенча бухгалтер, сәүдә белгече дә. Заводта, фабрикада да эшләгән, үз эшен дә оештырган. 1989нчы елда, Төркиядә туризмның нык үсеш алган чорында, алар бер дусты белән Анталиядә кибет ачып, ювелир эшләнмәләр сатуга керешәләр. Россиядән килүчеләр дә күп була.
-Татарларны җәлеп итү өчен магнитофонга борынгы татар җырлары язылган пластинка куя башладык. Эффекты искиткеч иде, - ди Бэхзат. -Аралашып китәбез, сорашабыз. Алай гынамы, алар кире кайтып китә бит, әле мәктәп яшендәге малайларымны шул туристларга ияртеп җибәрәм. Товар сайларга булышалар, минекеләр төрек телен яхшы белә, шунда татар телен дә шомарталар. Без туган телгә бик хөрмәтле.
Бу хәлне искә төшерүе тикмәгә түгел, Татарстанда, Казанда торып, кайбер балаларның, хәтта өлкәннәрнең дә әби-бабасы, әти-әнисе телен - татар телен белмәүләрен һич аңламый, кабул итә алмый. Хөрмәтсезлек, җавапсызлык бу! Төркия татарлары, мәктәптә шул илнең дәүләт телендә укысалар да, татар телен ничек тә өйрәнергә мөмкинлек эзлиләр. Ике малай әтисе Бэхзатның камил татарча сөйләшүе - әти-әнисе тәрбиясе җимеше. Төркиядә Сабантуйлар үткәрүләре дә нәкъ менә милләтебезне бергә туплау, гореф-гадәтләрне югалтмау өчен эшләнә.
Бэхзатның Акташ фамилиясен йөртүе әтисенең нәсел-нәсәбе Әлмәт районының Акташ авылы белән бәйле булырга мөмкин. Соңрак алар Оренбург якларына күчкән бугай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев