Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән юлларында яктырткыч кайтаручы элементлы киемнәр киеп йөрегез

Биектау районында "Рено" автомобилен йөртүче төнлә юлдан баручы җәяүлене бәрдергән. 60 яшьлек ир-ат шунда ук җан бирә, аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган, дип язалар. Шуңа охшаш аяныч хәлләр безнең район юлларында да булгалады. Ә республикада быелның 7 аенда торак пунктлар читендәге юлларда, караңгы вакытта җәяүлеләр белән бәйле 33 юл-транспорт...

Биектау районында "Рено" автомобилен йөртүче төнлә юлдан баручы җәяүлене бәрдергән. 60 яшьлек ир-ат шунда ук җан бирә, аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган, дип язалар.

Шуңа охшаш аяныч хәлләр безнең район юлларында да булгалады. Ә республикада быелның 7 аенда торак пунктлар читендәге юлларда, караңгы вакытта җәяүлеләр белән бәйле 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 17 кеше үлгән, 17 кеше имгәнгән.

Хәзер көннәр кыскара, көзге пычракларда, яңгырларда караңгы вакытта юлдан баручы җәяүлеләрне шәйләве кыен. Белгечләр әйтүенчә, караңгыда автомобильнең "якты" утлары янганда, машина йөртүче җәяүлене 50 метрдан абайлап өлгерә, ә инде өстендә яктылык кайтаргыч элементлар булган кешене шофер 200 метрдан күреп алырга мөмкин. Юл инспекторлары караңгыда торак пунктлар читендәге юлга чыкканда, җәяүлеләр киемендә шундый элементлар булырга тиешлеген искәртә. Бу таләп үтәлмәсә, закон тарафыннан 500 сум күләмендә штраф каралган. Торак пунктларда йөргәндә дә җәяүлеләргә киемнәренә яктылыктан чагыла торган элементлар тагарга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән яктырткыч кайтаручы