Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр бәрәңге кортына каршы көрәш башлады

Яңгырлар комачаулады, күрәмсең, колорадо коңгызлары бәрәңге бакчаларына быел гадәттәгедән соңрак һөҗүм иттеләр. Хәзер корткычлар тәмам азды, "кызарды" бакчалар. Халык бу арада шулар белән көрәшеп мәш килә, һәркем үзенчә. Галина Хазбулатова (Чирмешән авылы): -Безнең бакчабыз зур түгел, 4 сутый гына. Шуның өчен кортларны җыям гына, һәр көнне бакчага яртышар сәгатькә чыгып...

Яңгырлар комачаулады, күрәмсең, колорадо коңгызлары бәрәңге бакчаларына быел гадәттәгедән соңрак һөҗүм иттеләр. Хәзер корткычлар тәмам азды, "кызарды" бакчалар. Халык бу арада шулар белән көрәшеп мәш килә, һәркем үзенчә.


Галина Хазбулатова (Чирмешән авылы): -Безнең бакчабыз зур түгел, 4 сутый гына. Шуның өчен кортларны җыям гына, һәр көнне бакчага яртышар сәгатькә чыгып керәм. Препаратлар сиптергәнебез юк. Беренчедән, бу - агу, оныклар кайта, шунда уйнап йөриләр, зыяны бар, дим. Икенчедән, әйткәнемчә, бакча зур түгел, кортларга каршы, аларны җыеп кына да көрәшергә мөмкин. Ә 10, 20 сутыйлы бакчаларда агуламыйча булмый, әлбәттә.

Вера Севастьянова (Чуваш Афонькәсе авылы): -Шешминкада яшәүче оныгым Олег белән бәрәңгеләргә "дару" сиптердек, "Корадо" дигән препарат кулландык, кортлар бетте. 20 сутыйда бәрәңге бик матур чәчәк атып утыра. Быел кортлар соңрак чыкты, башка елларны бу вакытта икенче тапкыр сиптерә идек инде, яңгырлар, салкыннар комачаулады бугай.

Тикшерү рәвешендә, кызым әйткәнчә, бер чиләк орлыкны аерым урынга, фасоль белән аралаштырып чәчтек, әле караган идем, кортлар әлегә күренми, чынлап та файдасы бар ахрысы.

Киләсе елга орлыкларны агулап утыртыргадыр, дибез. Агу инде дә бит, нишләтәсең.

Зәйнулла Зәбиров ( Кызыл Яр поселогы): - Орлыкларын "Престиж" белән эшкәртеп чәчүчеләрненең бакчаларында кортлар күренми. Мин шәхсән традицион ысул кулланып, агуны өстән генә сибәм. Әле быел бу эш эшләнмәгән, личинкалар чыгып кына килә, вак кызыллары күп. Сиптерергә вакыт, яңгырлар гына бераз комачаулый.

Агу сиптергәндә саклык чараларын онытмау мөһим. Белгечләр маска, күзлек, резина перчаткалар, итекләр кияргә кушалар. Бөтесен кушканча эшләп бетереп булмый әлбәттә, әмма агу белән эш итәбез, исәнлек турында кайгыртырга кирәк. Кортлар белән ничек тә көрәшербез инде дә, яңгыры менә күпкә китте, бәрәңгеләр черер дип шикләндерә.

Елена Шохина (Иске Котыш авылы) : - Безнең бакчада кортлар юк. Каты кортка (проволочникка) каршы орлыкларны "Командор" препараты белән эшкәрткән идек. Беренче ел гына шулай "күзләрне" агулап чәчәбез, ансат ысул дип таптык, эше азрак. Бәрәңге араларын эшкәрткәндә карадык, жуклар әйләнеп-әйләнеп төшкәннәр.

Хәзер җирдә дым күп, бәрәңгеләргә җылы, кояш кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Татарстан колорадо коңгызы