Яңа Элмәледә Портновларның яшь бозаулары да чөгендер ашап көрәя
Аларның бакчалары да шәт гектар зурлыктадыр, анда рәт-рәт, шактый зурайган чөгендер, сабаклары әле һаман ямь-яшел бәрәңге, куе булып күпьеллык үләннәр дә үсә. Умарта кортлары өчен аерым участок бүленгән. Яңа Элмәледә яшәүче Портновларның озын, нык, биек абзарлары да әллә кайдан күренеп тора. Тезмәләрен печән белән тутырганнар, абзар артында да рулоннар дистәләп....
Аларның бакчалары да шәт гектар зурлыктадыр, анда рәт-рәт, шактый зурайган чөгендер, сабаклары әле һаман ямь-яшел бәрәңге, куе булып күпьеллык үләннәр дә үсә. Умарта кортлары өчен аерым участок бүленгән.
Яңа Элмәледә яшәүче Портновларның озын, нык, биек абзарлары да әллә кайдан күренеп тора. Тезмәләрен печән белән тутырганнар, абзар артында да рулоннар дистәләп. Барысы йөздән күбрәк печән рулоны киләсе сезонга кадәр маллар авызына керәчәк. Әнә былтыр дүрт машина саламны да ялт иттергәннәр сыерлар. 7 тонналап фураж тарттырганнар. Бодай, арпа, солы, борчакны бергә кушып он ясыйлар. Алдагы кышка тагын 3,5 тонна бодай һәм арпа алып куйганнар. Бу гына җитми әле. Бөртекнең бер өлешен үгез бозауларын саткан акчага алгач, чыгымнар күп күренми.
Абзар эчендәге малларга да күз төшми калмый. Сигез сыер асрыйлар, дүрт бозау. Бер кечкенә генә көтү мал дигән сүз. Улаклары тимердән, урыннары иркен, карарга, чистартырга ипле. Сыек калдыклар тимер улак буенча тыштагы чокырга агып төшә.Такта идәннәр коп-коры. Җәйге вакытта, көтүдән кайткач, сыерларын, алларына азык салып, саф һавада гына тоталар. Мал асраучылар янына барсам, гадәттә, мин үзем эшне ансатлаштыру ягын да карыйм: азык салу, керү-чыгу, аслыкны чистарту җайлымы, иркенме, яктымы - барысы белән дә кызыксынам. Болар турында язмаларда да мәгълүмат бирергә тырышам - тәҗрибә уртаклашу гел кирәк.
-Абзарларын республика программасы буенча, 200 мең сум акча алып төзеделәр, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. -Районнан 876 блок та бирделәр, алар әле 2000 данә булачак. Сыер саву аппаратлары шулай ук - бюджет хисабыннан бүләк.
Ай саен гаилә бюджетына сөт сатудан 45-50 мең сум акча керә. Дөрес, җәен сөткә бәянең гел төшә барудан алар бер дә канәгать түгел. Бу хакта башкалар да зар белдерә, тик нишләтәсең, иле белән шулай.
Портновларның һәр сыеры - исемле
-Сыерларыбыз нәселле, күп сөтле. Үзебезнең "Сөлчә" җәмгыятеннән алганнары да яхшы булды, - ди Борис Григорьевич. -Марго исемлесе, көненә өч тапкыр савылып, 28әр килограмм сөт бирде. Гомумән, сыерлар исемле: Умница, Милка, Маша, Ландыш, Кизым - барысын да абзарга дәшеп кенә кертәм, бик тиз үз урыннарына басалар.
Сыерларны күбрәк Борис сава икән. Аппарат белән. Соня-Софья савыт-сабаны юа, эшкә әзерли. Әле бит күп сөтне вакытында урнаштырасы да бар. 70-80 килограммын саталар, бер өлешен яшь бозауларына эчерәләр. Көненә 7-8 литр ана сөте эчкән бозаулары әнә, күр әле син, елкылдап торалар, бик тереләр, печәнне дә умырып ашыйлар. Ясалма юл белән орлыкландыруның да нәтиҗәсе бу - яхшы орлык яхшы нәсел бирә.
Буаз сыерлары аерым бүлмәдә бозаулый, башта бозауларын да шундый почмактагы бүлемдә асрыйлар. Фураж сакланучы складларына чебен дә очып керерлек түгел, тишек-тошык юк, монда тычкан, күсе күрмәссең.
Портоновлар сыерларына азык чөгендере дә ашаталар. Бу ризыкка бозауларын да яшьтән үк күнектерәләр икән. Чөгендерне яфрагы белән, турамыйча - вакламыйча гына бирәләр. Көн саен яшел печән чабып та вакыт әрәм итмиләр, корысын, чүмәләдәгесен иркенләп тоталар.
Үзләренең су скважинасы бар, аннан суны малларга эчерергә, яшелчә, җиләк-җимеш сугарырга да кулланып була.
Уңган, төпле нәселдән
Алар 35 ел бергә, тату, үрнәк булып яшиләр. Соня Миндаровна һәм Борис Григорьевич өч балаларын: Александр, Григорий, Татьянаны югары белемле иткәннәр, инде гаиләле улларына-кызларына әле дә булышып яшиләр.
-Тормыштан зарланмыйбыз, - ди Ивашкинодан Яңа Элмәлегә укытырга килеп, монда тиң ярын тапкан, 56 яшьтәге Соня. -Халык әйбәт, күршеләр яхшы.
-Туганнар белән араларны суытмыйбыз, -ди Борис. -Ашыгыч эш чыкса, иң беренче хатынның Лашмандагы туганнарына мөрәҗәгать итәм. Тормышта төрле хәлләр була бит, бәйрәмнәрдә дә еш күрешәбез, бер-беребезнең туйларына йөрешәбез, чувашлар, татарлар - бөтенебез дус, бүлешер әйбер юк. Килешеп яшәү яхшы.
30 ел нефтьчеләрдә, Себергә йөреп тә эшләгән Борис. Анда да төрле милләт вәкилләре белән уртак тел тапкан. Туры сүзле, үз фикерен ачыктан-ачык әйтә белүче якташыбыз төрле җыелышларда да күпләрне борчый торган мәсьәләләрне еш күтәрә. Яңа Элмәленең бик үткен, киң тармаклы - Портновлар нәселеннән шул ул. 60 яшен тутырса да, төрле эшкә тотынып, аны очлап чыга ала.
...Эшләре күп әле аларның. 15 оя умарталары бар. Кортларга да ел буенча тәрбия кирәк. Борис абзарларының бер башында сыерлар өчен тагын бер "йорт" ясый башлаган. "Ленинград" сортлы бәрәңгеләре дә өлгереп килә, ул уңып үскән, кайбер төпләреннән 20-25 бүлбе чыга. Эре, тәмле дә бәрәңгеләре.
Инде мәрхүмә әниләренең төсе булсын дип тотылган иске йортларын сүтеп алырга килешкәннәр. Сүз уңаеннан, Борисның әтисе -сугыш ветераны, офицер. Кызганыч, бик яшьли, моннан 38 ел элек вафат булган. Әти-әниләренең фоторәсемнәрен, зурайтып, күренекле урынга элгәннәр. Ике катлы өйләрен Портновлар үзләре һәм кардәшләре - җыйнау төзегәннәр, матурлаганнар. -Мин сәгать 3тә үк йокыдан торам, шуңа гадәтләнгән, - ди Борис. -Без гомер буе күп мал асрадык, бу шөгыль канга сеңгән, ташлый алмыйбыз. Үз сөтеңә, үзең үстергән иткә җитми инде.
...Сыерлы кеше бәйләп куелган кебек. Вакытында, һәр көнне савылмаса, сыер тиз бозылырга мөмкин. Гел-гел күршеңә, туганыңа да бара алмыйсың. Шуңа күрә Портновлар кунакка да бик тиз барып кайталар. Аларга "мал җене" кагылган. Пенсия акчаларына яши алсалар да, тик тора торганнардан түгел.
Быел, һава торышына бәйле рәвештә, умарта кортлары усалланган. Борисның бу күзәтүенә инандым - кортлары, комачаулап йөрмәгез әле дигән сыман, маңгайга, күз янына һәм кул чугына ук кадап - чагып җибәрделәр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев