Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әккәрәй авылы кешесе - үз авылының патриоты

    Хезмәт ветераны Владимир Пантелеевич Трофимовны районда күпләр белә. Ул күп еллар Фрунзе исемендәге колхоз рәисе һәм районның җир хезмәте җитәкчесе булып эшләде. Әтисе Пантелей Иванович сугышның башыннан алып 1945 елгы япон кампаниясенә чаклы үткән фронтавик, өлкән лейтенант. Сугыштан трофей - немец мотоциклы алып кайта. Башта ветврач булып эшли, аннан колхоз...

    Хезмәт ветераны Владимир Пантелеевич Трофимовны районда күпләр белә. Ул күп еллар Фрунзе исемендәге колхоз рәисе һәм районның җир хезмәте җитәкчесе булып эшләде.


    Әтисе Пантелей Иванович сугышның башыннан алып 1945 елгы япон кампаниясенә чаклы үткән фронтавик, өлкән лейтенант. Сугыштан трофей - немец мотоциклы алып кайта. Башта ветврач булып эшли, аннан колхоз рәисе итеп сайлана. Әнисе Федосия Васильевна да авылда билгеле кеше - укытучы була.

    Урта мәктәпне тәмамлагач Владимир өлкән пионервожатый булып урнаша. Укучылар белән походлар, экскурсияләр оештыра, кызыклы чаралар үткәрә. Ә икенче елны ул авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, шуннан соң аның бөтен тормыш юлы туган җир белән бәйле була.

    Фрунзе исемендәге колхоз агрономы, Ильич исемендәге (Иске һәм Яңа Элмәле авыллары) колхоз парткомы секретаре һәм рәисе, янә Фрунзе исемендәге колхоз агрономы һәм соңрак рәисе, Чирмешән районы җир хезмәте җитәкчесе. Владимир Пантелеевичның "эш" карьерасы менә шундый. Ул бервакытта да җиңел эш эзләмәде, һәр урында үз-үзен аямыйча, бирелеп эшләде. Шуңа күрәдер, хезмәттәшләре, халык арасында аның абруе зур булды.

    1988 елда Владимир Трофимов Фрунзе исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана. Бу вакытта районның иң эре хуҗалыкларыннан булган бу колхоз икегә бүленә. Ивашкинолылар аерылып чыгып, үзләренә "Дружба" колхозы оештыралар, Әккәрәйдәге хуҗалык үз исеме белән кала. Владимир беренче көннән үк җиң сызганып эшкә керешә. Элеккеге колхозның үзәк базасы Ивашкинода кала, шуңа күрә яңа җитәкчегә Әккәрәйдә колхозның бөтен идарә-структураларын яңабаштан булдырырга туры килә. Кадрларны сайлыйлар, яшьләрне укырга җибәрәләр.

    -Колхозның элеккеге рәисе Николай Никонорович Трофимовка рәхмәт. Хуҗалыкны ике дистә елдан артык җитәкләү дәверендә ул сәгать механизмы кебек эшләүче производство булдыра алган. Бик масштаблы җитәкче иде, - ди Владимир Пантелеевич.

    Сөтчелек һәм дуңгызчылык фермаларында, гаражда, кирпеч заводында ул елларда чыннан да эш кайнап торды. Колхозчылар барысы да үзебезнең авылдан, эш бөтенесенә җитә иде. Хезмәт хакы да зарланырлык булмады. Кызганычка каршы, 90нчы елларда күп санлы реформалар, кризислар башланды, ахыр чиктә совет чорында төзелгәннәр таралып юкка чыкты. Колхозлар да кирәкми башлады. Урыннардагы кыенлыкларга карамастан, Владимир Трофимов кебек җитәкчеләр үз эшләренә, авылдашлары алдындагы бурычларына тугры калдылар.

    Әккәрәйдә рәислек иткән елларында балалар бакчасы, Сөлчә елгасы аша күпер, авылга кадәр һәм үзәк урамда асфальт юл төзелде. Авыл халкына торак төзүдә дә колхоз мөмкин булганча ярдәм итте. Авылдагы өйләрнең барысы да шул елларда газга тоташтырылды.

    Трофимовның аннан соңгы тормышы район үзәге белән бәйле булса да, ул туган авылын, авылдашларын онытмады. Владимир Пантелеевич Әккәрәйдә үткәрелүче чараларга кайтырга вакыт таба, мәктәп укучылары һәм укытучылары янында да еш кунак була.

    Ветеран соңгы вакытта туган як тарихы белән кызыксына башлады. Ул Мәскәү һәм Казан архивлары, галимнәр белән хат алыша, иске газеталарны, документларны өйрәнә, авылның өлкән кешеләреннән сораштыра. Кече ватанының чын тарихын ачыклау өчен бөтен чыганаклардан файдалана. Җитәрлек материаллар тупланып беткәч, Владимир Пантелеевич Әккәрәй авылының бүгенгесе һәм үткәне турында китап бастырып чыгарырга уйлый.

    ...Шушы көннәредә Владимир Трофимов юбилеен билгеләп үтте. 70 яшьлеге белән котларга дуслар, туганнар, элеккеге хезмәттәшләр килде. Бу көнне хатыны Алевтина Евгеньевна белән үзләренә карата бик күп котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Бәйрәм бик күркәм булды, гомерләрен тырыш һәм намуслы хезмәттә үткәргән әлеге кешеләр мондый хөрмәткә бик лаек.

    Михаил Захаров.

    Әккәрәй авылы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: