Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"ЧИРМЕШӘНАГРО"да һәр гектардан 53 центнер уңыш җыялар

Сишәмбе көнгә район хуҗалыкларында 4493 гектар мәйданнан (тиешленең 12 процентыннан) игеннәр суктырып алынган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, "БИО АГРО" җәмгыятендә бу күрсәткеч - 675 гектар (тиеш­ленең 28 проценты), Сөлчә"дә - 305 (21 процент), "ЧИРМЕШӘН­АГРО"-да - 510 (17 процент), "Күтәмә АГРОфирмасы"нда - 420 ( тиешленең 18...

Сишәмбе көнгә район хуҗалыкларында 4493 гектар мәйданнан (тиешленең 12 процентыннан) игеннәр суктырып алынган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, "БИО АГРО" җәмгыятендә бу күрсәткеч - 675 гектар (тиеш­ленең 28 проценты), Сөлчә"дә - 305 (21 процент), "ЧИРМЕШӘН­АГРО"-да - 510 (17 процент), "Күтәмә АГРОфирмасы"нда - 420 ( тиешленең 18 проценты).

Уракка "ҮтәмешАГРО"җәмгыяте дә матур гына кереште, тиз, көйле эшлиләр.

Уңдырышлылык буенча, "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте алда, бу хуҗалык­та гектарыннан 53,1 центнер уңыш алалар. "Лениногорск АГРОфирмасы"нда гектар көче -41,7, "Камалов И.Р." крестьян-фермер хуҗалыгыңда - 41, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда - 31, "Сөлчә"дә 30 центнер тәшкил итә. Район буенча исә гектар көче 28,8 центнер.

Район хуҗалыкларында көзге чәчү өчен җир эшкәртү дәвам итә. Бу уңайдан "БИО АГРО" җәмгыятендә, Нурлат аграр техникумы филиалында, "Әккәрәй"дә, "Серендеев Н.И.", "Камалов И.Р." крестьян-фермер хуҗалыкларында өлгеррәк эшлиләр.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, уҗым бодае чәчүне тизләтү сорала, арыш чәчү өчен дә көннәр әйбәт. Шәхси хуҗалыкларны салам белән тәэмин итү турында да онытмаска иде. Гомумән, азык әзерләүне дәвам итәргә кирәк.

Кичә "ЧИРМЕШӘНАГРО" игенчеләренә район агитбригадасы концерт күрсәтте, рухи азык өләште. Артистларыбыз башка хуҗалыкларга да чыга, кыр эшләренә барыбыз­ның да өлеше керергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Чирмешән ЧирмешәнАГРО 53 центнер