Чирмешән районы депутатлары угрыларга каршы көрәшне көчәйтергә килештеләр
Район Советының өченче чакырылыш егерме бишенче утырышында депутатлар әллә никадәр - җинаятьчелектән тотынып, гореф-гадәтләрне саклауга кадәр булган мәсьәләләр карады. Җинаятьчеләр йокламый Әүвәл депутатлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаевның елның узган алты ае буенча райондагы оператив хәл турындагы чыгышын тыңладылар. Бу чорда 135 җинаять теркәлгән, ягъни узган...
Район Советының өченче чакырылыш егерме бишенче утырышында депутатлар әллә никадәр - җинаятьчелектән тотынып, гореф-гадәтләрне саклауга кадәр булган мәсьәләләр карады.
Җинаятьчеләр йокламый
Әүвәл депутатлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаевның елның узган алты ае буенча райондагы оператив хәл турындагы чыгышын тыңладылар. Бу чорда 135 җинаять теркәлгән, ягъни узган елгыдан 43 процентка күбрәк. Авыл җирлекләре буенча караганда, закон бозулар аеруча Чирмешән, Түбән Кармалка, Бәркәтә авыл җирлекләрендә ешайган. Түбән Кармалкадагы кырын эшләр, нигездә, монда төзелүче нефть объектларыннан урлашулар өлешенә туры килсә, Бәркәтәдә тормышка һәм сәламәтлеккә каршы эшләнгән җинаятьләр күп булган.
Авыр җинаятьләрнең артуы аяныч. Әнә Чирмешәндә яшь егет үги әтисен пычак белән яралаган, берәү танышына кисәү агачы белән суккан, Яшәүчедә бер ир-ат үз туганына мылтыктан аткан. Районда хәтта көчләү белән бәйле җинаять тә теркәлгән. Талаучылар да бар, Керкәле авылында элек хөкем ителгән бер адәм олы яшьтәге хатын-кызның өенә үтеп керә, аны кыйнап, акчасын урлый.
-Урлашуларның күплегенең бер сәбәбе - милекнең начар саклануы, ирек бирмәсәң, угрыларның "кулы бәйләнә", - ди Илгиз Алмакаев.
Аның әйтүенчә, җитәкчеләр акча янга калдырмакчы булып, объектларны сакламыйлар, я каравылга ышанычсыз кешеләр куялар. Ә инде ул-бу килеп чыкса, полиция начар эшли, диләр. Узган алты айда ачылмаган җинаятьләрнең күбесе - нефть объектларындагы урлашулар. Алар бигрәк тә төнлә саклаучысыз кала. Мисал өчен, март аенда Бәркәтә янында штурваллы ике редуктор урлана, зыян 48 мең сумлык. Апрель аенда билгесез кешеләр сейсморазведкада кулланыла торган 210 модуль урлыйлар. Матди зыян 132 мең сумлык.
Утлы корал саклау, куллану белән бәйле җинаятьләрне ачыклауда уңай динамика күзәтелгән. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан, законсыз сакланучы дүрт берәмлек утлы корал, хәтта шартлаткыч матдәләр алынган. Лагеркадан берәү, законсыз рәвештә утлы корал ясаганы һәм саклаганы өчен, закон каршында җавап бирә.
Хокук сакчылары узган ярты елда икътисади характердагы 3 җинаять ачыклаган. Чирмешәндә берәү законсыз юл белән кызын һәм хатынын эшкә урнаштыра, тик алар эшкә йөрмәгәннәр. Гаепле кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
Узган алты айда район юлларында аек булмаган 27 машина йөртүче тоткарланган. Быел 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, ягъни узган елгы шушы чордан 45 процентка азрак. Аварияләрдә бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән. Ярты еллык эш күрсәткечләре буенча безнең бүлекчә үз төркемендәге 21 район арасында өченче урында.
Доклад ахырында фикер алышуларда профилактик, тәрбия, яшьләр белән эшләүгә эшчәнлеккә игътибарны арттырырга, диелде. Бу хакта карар да кабул ителде.
Мәктәпләрдә ремонт дәвам итә
Утырышта чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Әхтәмова сүзләренә караганда, быелгы уку елында мәктәпләрдә 2233 (узган елда - 2225) укучы белем алачак дип фаразлана. Беренче сыйныфка 155 бала килергә тиеш. Мәктәпләр, нигездә, моңа әзер, капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре әле дәвам итә, махсус комиссия белем йортларының яраклылыгын тикшерә. Хәл итәсе мәсьәләләр бар әле: Әмир мәктәбендә, Туймәт, Югары Кәминкә, Ивашкино, Әккәрәй, Иске Кадида, Кармыш балалар бакчаларында видеокүзәтү җиһазлары урнаштырасы бар. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре чыгымнар сорый: агач конструкцияләрне янгынга каршы эшкәртү, яңа янгын сүндергечләр алу, аларны тутыру зарур.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин мәгариф өлкәсендә күрсәткечләрне үстерү бурычы куеп, методик үзәк белгечләрен активрак эшләргә өндәде.
Акчага урын бар
Көн тәртибендәге кайбер мәсьәләләррне хәл иткәндә күбрәк финансистлар телендәрәк сөйләштеләр. Бюджетны тулыландыруга, салымнар җыюга, өстәмә чыгымнар тотуга кагылышлы четереклерәк проблемаларны хәл итү зарур. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин депутатларга район эшмәкәрләренең мөрәҗәгатен җиткерде. Эшмәкәрләр ташламага, ягъни өстәмә керемгә бердәм салым коэффицентын киметүгә өметләнә. Шуның белән бәйле, моңа кадәр булган 05 коэфицентын торак пунтклардан читтә - 03кә, торак пунктларда 02 коэффицентына төшерү тәкъдиме хупланды. Бюджетның керем өлешен туплаганда күпмедер югалтсак та, бу - урта һәм кече эшмәкәрләргә берникадәр ярдәм булачак.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгышыннан мәгълүм булганча, быел салымнар һәм салымнардан булмаган керемнәр буенча районның җыелма бюджеты 220 миллион 307 мең сум күләмендә расланган иде. Узган җиде айда җыелма (консолидированный) бюджетның керем өлешендә 162 миллион 183 мең сум (бу чорга куелган планнан 33 миллион сумга күбрәк) акча тупланган.
Район Советы депутатлары бюджетның керем һәм чыгымнар өлешен 14 миллион 253 мең сум күләмендә арттыру өчен тавыш бирделәр. Бу акчалар район Советы һәм башкарма комитеты чыгымнарына, мәдәният, мәгариф өлкәсенә, күп фатирлы йортлар ремонтына, төзекләндерү, мәктәп, балалар бакчаларын ремонтлау эшләренә, мәдәни чаралар үткәрүгә, социаль өлкәгә тотылырга тиеш була.
Депутатлар Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдиновның сорау-гозеренә колак салдылар. Ульяновкада авыл җирлеге Советы бинасы төзелешен дәвам итү өчен тагын 500 мең сум күләмендә акча таләп ителә икән - депутатлар әлеге үтенечне канәгатьләндерде.
Керемеңне күрсеннәр
Коррупциягә каршы көрәш кысаларында муниципаль хезмәткәрләр керемнәрне, чыгымнары, милекләре хакында районның рәсми сайтында мәгълүматлар бирергә тиеш. Утырышта аларны урнаштыру тәртибе дә билгеләнде.
Гореф-гадәтләрне саклыйк
Район Советы утырышында районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча аерым сөйләшү булды. Бу өлкәдә, шөкер, мактанырлыгыбыз бар, мәдәният хезмәткәрләре чараларны бер-бер артлы уздырып кына тора. Артистларыбыз республика күләмендә уздырылучы зур-зур милли бәйгеләрдә югары үрләр яулыйлар. Район мәдәният бүлеге җитәкчелеге балалар иҗатына, балалар фольклор коллективлары оештыруга игътибарны арттырмакчы. Максат - милләтара дуслыкны саклау, яшьләребездә үз тарихларына, телләренә, мәдәниятләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев