Безнең Чирмешән тег белән яңалыклар
-
Үзебезнеке якынрак
Мин үзем, Лашман кызы булсам да, Яңа Чишмәдә эшләдем һәм анда яшәдем. Элек авылга кайтканда "Безнең Чирмешән" газетасын күрше ападан алып чыгып укый идем. Яңа Чишмә районы газетасын да укыдым, тик барыбер, үзебезнеке якынрак. Хәзер инде үзем дә монда, авылда яшим һәм газета-журналларга язылу башлану белән иң беренче "Безнең Чирмешән"гә...
-
Чирмешән районындагы янгыннарның күбесенә электр үткәргечләрдәге төзексезлекләр сәбәпче
Быел районда янгын бер торак йортка һәм каралты-курага зыян китерде. Ике очракта да ут казасына - электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпче, ди белгечләр. Узган елдагы райондагы янгыннарның яртысыннан күбрәгендә дә нәкъ менә электр "гаепле". Электр үткәргечләрдән янгын ни сәбәпле чыга? Беренчедән, "начар контакт" - окисьлашу, яисә механик бушау сәбәпле, үткәргечләр...
-
"Безнең Чирмешән" - җиңүче
"Безнең Чирмешән" газетасы тагын бер республикакүләм бәйгедә җиңүчеләрнең берсе, бу юлы без икенче урында. "Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык гамәлгә ашыручы программаларны яктыртуда иң яхшы муниципаль басма" номинациясендә әлеге казанышы өчен редакция Диплом белән һәм акчалата бүләкләнде.
-
“Безнең Чирмешән“сез калмыйсызмы?
Тагын ике атнадан матбугат басмаларына язылу вакыты чыга. Киләсе елның беренче яртысында газета-журналсыз калмас өчен, аларга бүген үк заказ бирү кирәк. Әлегә "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газеталарына 2453 райондашыбыз язылган. Бу сан алдагы көннәрдә шактый үсәргә тиеш. Ә сез газетага язылдыгызмы әле?
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы быел да беренче
"Безнең Чирмешән" газетасы быел да "Кеше һәм табигать" республика конкурсының - җиңүчесе. Шәһәрләр һәм районнар матбугат чаралары арасында "Матбугат чараларында иң яхшы язма" номинациясендә без, былтыргы кебек, кабат беренче, Диплом, бүләк иясе булдык.
-
“Безнең Чирмешән” өйгә кереп “җитә алмый”
Белмим, нинди гадәттер инде, кайсы гына газет-журнал булмасын, мин аны иң ахыргы битеннән укый башлыйм. Район газетасын да шулай. Иң әүвәл котлауларны укып чыгам. Әһә, менә кемнең туган көне, фәләннең юбилее икән, дим. Утыз Имәннән хезмәттәшем Рушаниянең туган көнен шуннан күреп котладым. Ярый әле, газета искә төшерде. Авыл кешесе булгач,...
-
“Безнең Чирмешән“гә язылырга онытмадыгызмы?
"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газеталарына әлегә 2895 заказ карточкасы тутырылган. Республика һәм район гезетасына - "Татмедиа" басмаларына 25 июньгә кадәр язылып була. Шулай итсәгез, Сезгә газета-журналлар елның икенче яртысында да килер, яңалыклардан хәбәрдар булып торырсыз.
-
“Безнең Чирмешән“ көлдерә
Коймага кысылып үлгән Искәндәр урманнан утын алып кайтырга йөри. Аракы юк вакыт. Күршесе Минәхмәт абыйларга керә. Минәхмәт абыйның хатыны: "Сиңа аракы кирәк, эшең беткән, ә безнең кәҗәбез үлеп ята,"- дип, тиргәп чыгарган. Искәндәр урамга чыкач кулларын селки-селки: "Кара малакай гынам, ничекләр үлеп киткән бит",- дип үз-үзенә сөйләнеп бара икән. Моның...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасына яздыручыларны да, язылучыларны да бүләкләр көтә
Елның икенче яртысында алдыру өчен, "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасына язылуны иң яхшы оештырган элемтә бүлекчәләрен һәм хат ташучыларны истәлек бүләкләре көтә. Иң күп басмага заказ бирүчеләр дә билгеләп үтеләчәк.
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы дәрәҗәле ярыш оештырды
Быел да район газетасы шахмат турниры оештырып, бу бик борынгы, кызыклы уенның дәрәҗәсен күтәрде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирделәр, чәй эчереп тә сыйладылар. Мондый ярышлар иң элек, билгеле, яшь спортчыларның осталыгын арттыру өчен кирәк. Олы буын да турнирга атлыгып килә. Биредә бит әле элеккеге танышлар да очраша. Мин үзем дә дәрәҗәле...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасының шахмат турнирында төп бүләк Утыз Имәнгә китте
"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе оештыручы шахмат турнирында быел да иң көчлеләр очрашты. Күбрәк кеше - дистәдән артык ир-ат катнашкан төп төркемдә җиңүче Самат Ризванов (Утыз Имән) Дипломга, кубокка, истәлек бүләгенә, медальгә лаек булды. Гомумән, үзенә күрә район чемпионатына тиң бик борынгы, популяр уенда, әлеге ярышта призлы урыннарга чыккан һәр...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы призларына шахмат турниры бара
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясе чираттагы шахмат турниры уздыра. Бу минутларда ярыш кыза гына бара. Турнирга иллеләп шахматчы килде. Шахматчы якташларыбыз берничә төркемдә: ир-атлар - аерым, хатын-кызлар - икенче, яшүсмерләр, кызлар һәм малайлар башка группаларда көч сынаша. Турнир бүген тәмамланып, җиңүчеләргә - җиңүче Дипломы, Кубок, истәлек бүләге, медальләр дә...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакторын туган көне белән тәбриклибез
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - "Безнең Чирмешән" район газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәровка 1 мартта 56 яшь тула. 39 ел гомерен журналистикага, район газетасына багышлаган Кадыйр Шакир улын туган көне белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Соңгы елларда район газетасы, аның хезмәткәрләре республикада үткәрелүче иҗат бәйгеләрендә күп тапкыр җиңүчеләр...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы бүләкләр турында язучыларны бүләкләде
Район газетасы редакциясе "Минем кадерле бүләк" исемле бәйгегә йомгак ясады, иң кызыклы, иң яхшы дип табылган язмалар авторларына Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Чираттагы бу бәйгедә Туймәттән Наҗия Галимова һәм Кара Чишмәдән Саимә Моратова беренче урынны яуладылар. Аларның "Әтием бүләге" һәм "Кызыл яулык" исемле язмалары моңа хаклы рәвештә лаек. Бу...
-
Чирмешән больницасын колхозлар да төзешкән
Без бу хакта язган идек 40 ел элек Яңа ел якынлашкан көннәрдә шактый кар яуды. Аны тотып калу максатында механизаторлар, тракторларына кар сөргечләр тагып, басуларга чыктылар. "Ленин юлында", 1 январь, 1976 ел. Моннан берничә көн элек Яңа Кади сигезьеллык һәм Иске Кади урта мәктәбенең 7-8класс хоккейчылары командаларының үзара дусларча очрашуы...