Безнең Чирмешән тег белән яңалыклар
-
“Безнең Чирмешән“ яңа ел ялларында да эшли
Хөрмәтле сайт укучыларыбыз! "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" район газетасының яңа елда беренче саны 13 январьда гына чыга. 1 январьдан 13енә кадәр котлаулар, белдерүләр, реклама һәм Рәхмәт хатларын сайтта бастырырга мөмкин. Белешмәләр өчен тел. 2-27-75; 2-27-52. Адрес: Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27. 1-9 январь көннәрендә дә эшлибез.
-
“Безнең Чирмешән“ узган елдагы кадәр тираж җыйды да
Матбугатка язылу өчен әле 10 көн вакыт калса да, "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы 2015 нче елдагы кадәр тираж җыеп өлгерде. Чирмешән районында иң популяр бу басмага, 2016 елның беренче яртысында алдыру өчен, 3600 заказ карточкасы тутырылган. Ул киләсе атна ахырына 4000гә җитәргә мөмкин. Газета редакциясе якын көннәрдә матбугатка яздыруны...
-
Нибары ун көн калды!
2016нчы елның беренче яртысында алдыру өчен газета - журналларга язылуга, ягъни подписка тәмамланырга нибары 10 көн вакыт калды. "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" район газетасына 4200 заказ карточкасы тутырылган да. Басманың язылу бәясе үзгәрмәде. Хөрмәтле чирмешәнлеләр! Яраткан газета-журналларыгызга язылырга оныта күрмәгез, Сезне элемтә бүлекчәләрендә көтәләр!
-
“Безнең Чирмешән“ көлдерә
Дус-иш егетләр кич белән яхшы ук сыйланалар. Инде таралышыр вакыт җиткәч, араларында Гаязның юклыгы беленә. Ул караңгы почмактарак йоклап ята икән. Шешәдәшне салкын гаражда калдырып булмый, Гаязны өч егет алмаш-тилмәш җилкәләренә күтәреп өенә илтә баралар. Йорт каршыларына җиткәч, моңа кадәр изрәп йоклаган Гаяз аякларына баса да: - Рәхмәт, егетләр, кунак...
-
Чирмешән район газетасын чыгару өчен төнлә дә эшли идек
28 яшемдә район газетасы редакциясенә тәрҗемәче булып эшкә урнаштым һәм пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куйдым. Инде эштән туктаганыма 20 елдан артык вакыт үтсә дә, үткәннәр бүген дә төшкә керә. Имеш, мин материал тәрҗемә итәм икән, ә Евгений Алексеевич: "Тәрҗемә иткән өлешен бир, мин карый торам," - ди. Без Евгений Ромин...
-
“Безнең Чирмешән“ көлдерә
"Безнең Чирмешән" көлдерә Анда хоккейчылар гына Наҗия апа санаторийга барырга җыена. -Барган-барган бер "егет" тә карап кайт инде, - ди аңа күршесе. Кайткач, Наҗия ападан, билгеле, бу хакта да сорыйлар. -Кая анда егет, барысы да хоккейчылар, - ди ул. -Соң, сиңа хоккейчы ярамыймы? -Ярый да бит, анда таякка таянган бабайлар...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасында колхозлар турында күбрәк язсагыз иде
Район газетасының килгәнен карчыгым белән түземсезлек белән көтеп алабыз. Кайвакыт "башта мин укыйм да, мин укыйм" дип, сүзгә керергә дә туры килгәли әле. Чөнки бөтен район хәбәре шунда бит, яңалыкларны тизрәк беләсе килә. Өйдә утыручы пенсионерларга барысы да кызык. Элек колхозда эшләгәнлектән, тирә-күрше авылларда да танышларым, дусларым байтак. Әле менә...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасының элеккеге хезмәткәре Роза Латыйпова мәңгегә арабыздан китте
Район газетасы редакциясе коллективы, элеккеге хезмәткәребез Роза Мисбах кызы Латыйпова вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең якыннарының авыр хәсрәтен уртаклаша. Роза Латыйпова редакциядә озак еллар корреспондент, фотограф, бүлек мөдире булып эшләде. Аңа быел, 25 августта 60 яшь тулыр иде. Кызганыч, авыр чир аны арабыздан бик иртә алып китте. Мәрхүмәне иртәгә, 7 августта...
-
“Безнең Чирмешән“ өчен 300дән артык райондашыбыз тавыш биргән
"Татмедиа"ның легендар брендлары" конкурсында "Безнең Чирмешән" район газетасы өчен 300дән артык райондашыбыз тавыш биргән. Проектның максаты - күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр. Проект...
-
“Безнең Чирмешән“ - Сезнең газета
"Безнең Чирмешән" -"Наш Черемшан"га язылу өчен нибары 10 көн вакыт калды. Әлегә район газетасына 5416 заказ карточкасы тутырылган. Димәк, аларга безнең басма агымдагы елның икенче яртысында да киләчәк. "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га язылырга онытмадыгызмы? Марат Гомәров фотосы.
-
“Безнең Чирмешән“не газета укучылар Матбугат көне белән тәбрикләде
Галия Камалова (Иске Кади, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары): - Яшьтән район газетасын укып үстек, хәзер дә ул иң яраткан басма булып кала. Быел әле туганыма да яздырдым. "Без бит үзебез язылабыз",- дисә дә, бүләгем булыр, дидем. "Безнең Чирмешән"не беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр игътибар белән укып чыгам. Ветераннар...
-
“Безнең Чирмешән“ район газетасы сагынуымны бастыра
Марат Габдрахман улы Мостафинны, мөгаен, байтак райондашларыбыз рәхмәт сүзләре белән искә алалардыр. Ул 47 ел район үзәк больницасында хезмәт куйган, шуның 30 елга якынын баш врач вазыйфаларын башкарды. Марат Мостафин "Чирмешән районының хөрмәтле гражданины" исеменә лаек булган беренче якташыбыз. Бүген ул Яр Чаллыда яши. Әмма район белән элемтәне өзми, ул...
-
“Безнең Чирмешән“гә шахматчылар килде
Район шахматчылары бүген "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә көч сынаша. Инде традициягә әверелгән бу спорт бәйрәмендә быел 54 ир-ат, хатын-кыз, яшүсмер егетләр һәм кызлар, мәктәп укучылары алты группага бүленеп уйный. Араларында турнирның былтыргы җиңүчесе Утыз Имәннән элеккеге офицер, 68 яшьлек Самат Ризванов, Яңа Элмәледән шулай ук 68 яшьлек Анатолий Иванов, Ульяновкадан...
-
“Безнең Чирмешән“ бәйге арты бәйге үткәрә
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы чираттагы бәйгегә йомгак ясады. Каләм тибрәтүчеләр - җәмәгать хәбәрчеләре арасында бу алышта Туймәттән Рәсимә Хәйруллинаның "Нәҗметдин абый кебекләр онытылмый" язмасы беренче урында. "Бер яхшылык мең бәладән коткара". Шул исем астында барган бәйгедә Миңнегөл Әгъзамова (Түбән Кәминкә, "Мондый кешенең улы да начар булмый")- икенче, Наҗия Мостафина...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе кунаклар җыйды
2015 елның беренче яртысына матбугат басмаларына язылу нәтиҗәләре буенча, "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, җиңүчеләрне билгеләп, аларга бүләкләр тапшырды. Кунакларны редакциягә Яңа ел алдыннан, нәкъ 31 декабрь көнне чакырдык. Ивашкино элемтә бүлекчәсе һәрвакыт беренчеләрдән булып планны үти. Быел да, 2014тә дибез, шулай булды. Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында халык газета-журналларга язылуны соңгы...