Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Безнең Чирмешән” өйгә кереп “җитә алмый”

Белмим, нинди гадәттер инде, кайсы гына газет-журнал булмасын, мин аны иң ахыргы битеннән укый башлыйм. Район газетасын да шулай. Иң әүвәл котлауларны укып чыгам. Әһә, менә кемнең туган көне, фәләннең юбилее икән, дим. Утыз Имәннән хезмәттәшем Рушаниянең туган көнен шуннан күреп котладым. Ярый әле, газета искә төшерде. Авыл кешесе булгач,...

Белмим, нинди гадәттер инде, кайсы гына газет-журнал булмасын, мин аны иң ахыргы битеннән укый башлыйм. Район газетасын да шулай.

Иң әүвәл котлауларны укып чыгам. Әһә, менә кемнең туган көне, фәләннең юбилее икән, дим. Утыз Имәннән хезмәттәшем Рушаниянең туган көнен шуннан күреп котладым. Ярый әле, газета искә төшерде.
Авыл кешесе булгач, безгә мал-туар, тавык-каз "тирәсендәге" белдерүләр дә кызыклы. Аннан Туймәт турында берәр нәрсә язмаганнар микән дип карыйм. Үз авылың кешеләре турында укуы аеруча кызык бит ул. Әле менә күптән түгел туганым Зөлфирә апа Нуруллинаның "Кара чутыр артист ул мин идем" дигән мәкаләсен яратып укыдым. Үзем мәдәният өлкәсендә эшләгәч, ничек сәхнәгә чыгуым хакында минем дә шулай язасым килгән иде - язу осталыгым юк.
Безнең гаилә "Безнең Чирмешән" гә язылмыйча калмый. Җәйләрен газета ансат кына өйгә дә кереп җитә алмый әле. Почталҗон китерүгә, аны капка төбендәге эскәмиягә утырып ук укыйм. Чөнки бөтен район хәбәре шунда. Газетага нәрсә җитешми? - дисез. Гыйбрәтле язмышлар турында ешрак язсагыз иде. Андыйлар бигрәк күп бит авылларда. Үрнәк гаиләләр, мәктәптә укучы сәләтле балалар, уңган-булган кешеләр, яхшы килен-кайнаналар турында укыйсы килә. Ә негатив әйберләрне -әрләш, талашларны телевизордан карап та туйган.
Ралия Бәдретдинова.
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән газета подписка