Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районындагы янгыннарның күбесенә электр үткәргечләрдәге төзексезлекләр сәбәпче

Быел районда янгын бер торак йортка һәм каралты-курага зыян китерде. Ике очракта да ут казасына - электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпче, ди белгечләр. Узган елдагы райондагы янгыннарның яртысыннан күбрәгендә дә нәкъ менә электр "гаепле". Электр үткәргечләрдән янгын ни сәбәпле чыга? Беренчедән, "начар контакт" - окисьлашу, яисә механик бушау сәбәпле, үткәргечләр...

Быел районда янгын бер торак йортка һәм каралты-курага зыян китерде. Ике очракта да ут казасына - электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпче, ди белгечләр. Узган елдагы райондагы янгыннарның яртысыннан күбрәгендә дә нәкъ менә электр "гаепле".


Электр үткәргечләрдән янгын ни сәбәпле чыга?

Беренчедән, "начар контакт" - окисьлашу, яисә механик бушау сәбәпле, үткәргечләр тоташкан урыннарда контакт начарая. Ә андый каршылыклы урыннардан ток узганда җылылык бүленә. Каршылык көчлерәк булган саен, чыбык кызып ут чыгу ихтималы арта.

Икенчедән, төзек булмаган автомат сүндергечләр, я аларның артык зурысын - токны "сизми торганын" кую.Чынлыкта исә чыбыкларга артык көчкә килгәндә, алар челтәрне өзәргә, гади генә әйткәндә "атарга" тиешләр.

-Ут чыбыкларыгызның ышанычлымы, юкмы икәнен электрчылардан тикшертергә кирәк. Әгәр сезнең өйдә алюминий үткәргечләр сузылган икән, бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк электр җиһазлары кулланасыз икән (чәйнек, кер юу машинасы, духовка, микродулкынлы мич, су җылыткыч, кондиционер), үткәргечләрне белгечләргә күрсәтү зарур, һәм моны озакка сузмавың яхшы. Электр чыбыкларын куркынычсыз итү өчен, үткәргечнең номиналына туры килә торган автомат өзгечләр һәм көчле электр җиһазларына яңа линияләр өстәү хәерле, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән бәла ут чыгу