Безнең Чирмешән тег белән яңалыклар
-
“Безнең Чирмешән“ ник вакытында килми?
Ноябрь аенда Чирмешәндәге Бакча, Кояшлы, Курасанов һәм башка кайбер урамнарда почта китерүдә өзеклекләр еш булды, бер атнада газета-журналлар бөтенләй таратылмады. Бу атнада да шул хәл район газетасының чәршәмбе санын вакытында китермәделәр. Газета соң таратыла икән, хәбәрләр искерә дигән сүз. Әле бит анда котлаулар, белдерүләр, телевидение программасы һәм башка ашыгыч язмалар...
-
”Безнең Чирмешән” - туган көнгә бүләк
Әмир авылында яшәүче эшмәкәр Гөлшат Әгъләмова да "Якыннарыңны яздыр!" акциясенә кушылды, ул авылдашы, пенсионер Фаһирә апа Галимовага киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына подписка бүләк итте. -Мин үзем "Безнең Чирмешән"не бик яратып укыйм, аеруча кеше язмышлары турындагы язмаларга өстенлек бирәм. Районыбыз авылларында уңган-булган кешеләр бик күп бит, әллә нинди кызыклы...
-
“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына әлегә 2000 карточка тутырылган
"Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" район газетасына, 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен, әлегә 2000 заказ карточкасы тутырылган. Район почта элемтәсе участогында әйтүләренчә, үткән яртыеллык белән чагыштырганда элемтә бүлекчәләрендә район газетасына, гомумән, матбугат басмаларына язылу темпы югарырак, бу көнгә тиешленең 37 проценты кадәр, ягъни 4530 данә газета-журналга заказ алынган. Быел да бу...
-
“Безнең Чирмешән” газетасына әлегә 640 заказ карточкасы тутырылган
Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен районда, барлыгы 1381 заказ карточкасы тутырылган, бу тиешленең 12 проценты. Әлеге заказларның 640 данәсе район газетасына туры килә. Башкалар белән чагыштырганда, Иске Кади элемтә бүлекчәсендә матбугат басмаларына яздыру яхшы оештырылган, биредә план 28 процентка үтәлгән. Ивашкино элемтә бүлекчәсендә бу күрсәткеч - 23, Утыз Имәндә...
-
“Безнең Чирмешән”не көтеп алабыз
Район газетасын "Ленин юлында" исеме белән чыкканда ук укыган кешеләр без. Шәһәрдә яшәгәндә генә бераз аерылып тордым аңардан, анда дә әле, кунакка кайтканда, укып алырга тырыша идем. 1991 елда Чирмешәнгә күчеп кайтканнан бирле "Безнең Чирмешән"гә язылмый калганым юк. Дөрес, матбугат басмаларына язылу бәясе елдан-ел арта, элеккеге кебек дистәләгән газета-журнал алдырмасак...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе чисталык турында язмалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
"Безнең Чирмешән" газетасы ел башында игълан иткән "Чисталык үзебез өчен" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгегә килгән, газетада урын алган материалларны бәяләп, редакция түбәндәге авторларны җиңүче дип тапты: "Әбиләр начарга өйрәтмәде", Рәзинә Мортазина, Туймәт - 1нче урын; "Кәшифә әби дәресе", Саимә Моратова, Кара Чишмә - 2нче урын; "Ачуландырсаң, җирнең ярсуы яман",...
-
“Безнең Чирмешән“гә арзан бәядән язылып калыгыз
5-15 октябрьдә район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Бу вакыт аралыгында почта хезмәте һәм газета редакциясе 2018 елның беренче яртысына язылу бәясен киметергә, 626 сум 40 тиеннән оформить итәргә килештеләр. Безнең сайтта укыгыз: Чирмешән урман хуҗалыгы бүләкләр таратты http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17509
-
Йозак артында үткән ана язмышы [булган хәл]
Язгы җил чәчләрне назлый. Кояш нурлары йөрәк түрләренә үтеп яңа хисләр уята, хыялларны яңарта. Мөслимә читтән балаларның бакчада уйнаганын күзәтә. Алты бөртек алар аның: барсы да газиз, барсы да кадерле. Әнә тормыш иптәше дә эштән кайтып җитте. Хатын-кыз өчен шул бәхет түгел мени? Мөслимә ирен кочаклап алам дигән иде, кинәт...
-
ШӘХСИ СЕКТОРДА ЧҮП-ЧАР ҖЫЮ: ТҮЛӘРГӘМЕ, ЮКМЫ?
Соңгы елларда чүп-чарны, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм аларны эшкәртүгә караган законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шәһәр һәм авыл җирлегендәге шәхси йортларда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып чыга -чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән (юк иткән) өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы? Әле бит кемнәрнеңдер йортларыннан чүп-чар,...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе Нагорный урамын матурлаган
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе коллективы Чирмешәндәге Нагорный урамында быел инде өченче тапкыр өмә үткәрде. Бу юлы 1 километр чамасы озынлыктагы әлеге урамда чүп үләннәрен чаптык, калдык-постык чүпне җыеп алдык. Аннары эш урыннарын, бина янын матурладык. Чирмешәндә, гомумән, һәр урамның чисталык өчен җаваплысы - аерым оешма бар. Алар да бу атнада...
-
Чирмешәннең баш табибы үзе үрнәк күрсәтә
Якташларыбызны гриппка каршы прививка ясатырга өндиләр. Район үзәк больницасы баш табибы Рөстәм Мирзин бу профилактик чараны беренчеләрдән булып үзе ясаткан. "Сак булыгыз, ГРИПП" акциясенә башка табибларыбыз да кушылды. Грипп - йогышлы, тын юлларына зыян салучы авыру, аның аркасында кеше өзлегергә мөмкин. Шуның өчен, медицина белгечләре чиргә каршы вакцинацияләнеп, сәламәтлек турында...
-
Чирмешәндә бәрәңге алалар
Район халкы узган атнада ук бәрәңге ала башлады. Вакыты җиткән, уңыш өлгергән, сабаклары да кипкән. Бәрәңгенең чыгышы зарланырлык түгел.
-
Чирмешән районы оешмалары хуҗалыкларга булыша
Райондагы оешмалар, учреждениеләр дә бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә булышалар. Алар әзерләүче яфраказык кышын яшь маллар өчен менә дигән витаминлы азык булачак. План буенча, барысы 18245 пар миннек бәйләнергә тиеш.
-
Чаллыда автовокзалны тимерюлчылар үзләренә сыендырды
(Чаллы, 30 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы тимер юл вокзалы бинасында шәһәрара һәм район үзәкләренә китүче автобусларга билетлар сата башладылар. Ягъни автобус кассалары вокзал бинасына күчте, дип яза җирле басма. Моннан 4-5 ел элек тимер юл вокзалының көтү залында автовокзал да урнашкан иде. Әммә килешү вакыты беткәч тимерюлчылар автобус кассаларын...
-
Волейбол буенча район чемпионатының җиңүчеләре билгеле (ФОТОРЕПОРТАЖ)