Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Безнең Чирмешән“ газетасы дәрәҗәле ярыш оештырды

Быел да район газетасы шахмат турниры оештырып, бу бик борынгы, кызыклы уенның дәрәҗәсен күтәрде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирделәр, чәй эчереп тә сыйладылар. Мондый ярышлар иң элек, билгеле, яшь спортчыларның осталыгын арттыру өчен кирәк. Олы буын да турнирга атлыгып килә. Биредә бит әле элеккеге танышлар да очраша. Мин үзем дә дәрәҗәле...

Быел да район газетасы шахмат турниры оештырып, бу бик борынгы, кызыклы уенның дәрәҗәсен күтәрде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирделәр, чәй эчереп тә сыйладылар.

Мондый ярышлар иң элек, билгеле, яшь спортчыларның осталыгын арттыру өчен кирәк. Олы буын да турнирга атлыгып килә. Биредә бит әле элеккеге танышлар да очраша. Мин үзем дә дәрәҗәле бу ярышта күптәннән катнашам, соңгы елларда байтак шәкертләремнең дә җиңүчеләр арасында булуына сөенәм.
Шуңа күрә район газетасы редакциясенә, бүләкләр алуда булышкан якташларыбыз Фәгыйль Гатиятовка һәм башка кайбер юмарт иганәчеләргә бик зур рәхмәт.
Шамил Сөнчәләев.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Безнең Чирмешән шахмат турниры