Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакторын туган көне белән тәбриклибез

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - "Безнең Чирмешән" район газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәровка 1 мартта 56 яшь тула. 39 ел гомерен журналистикага, район газетасына багышлаган Кадыйр Шакир улын туган көне белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Соңгы елларда район газетасы, аның хезмәткәрләре республикада үткәрелүче иҗат бәйгеләрендә күп тапкыр җиңүчеләр...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - "Безнең Чирмешән" район газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәровка 1 мартта 56 яшь тула.

39 ел гомерен журналистикага, район газетасына багышлаган Кадыйр Шакир улын туган көне белән ихлас күңелдән тәбриклибез.
Соңгы елларда район газетасы, аның хезмәткәрләре республикада үткәрелүче иҗат бәйгеләрендә күп тапкыр җиңүчеләр һәм призерлар булдылар, Дипломнар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Әлеге уңышларда редакция коллективын 30 еллап җитәкләүче Кадыйр Гомәровның өлеше гаять зур.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күп санлы башка бүләкләр иясе, Чирмешән районының чын патриоты Кадыйр Шакировичка саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, җан җылысы, гаилә бәхете, яңа иҗат уңышлары һәм сәгадәтле озын гомер телибез.
Ихтирам белән, "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: редактор Безнең Чирмешән туган көн Котлыйбыз