Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән больницасын колхозлар да төзешкән

Без бу хакта язган идек 40 ел элек Яңа ел якынлашкан көннәрдә шактый кар яуды. Аны тотып калу максатында механизаторлар, тракторларына кар сөргечләр тагып, басуларга чыктылар. "Ленин юлында", 1 январь, 1976 ел. Моннан берничә көн элек Яңа Кади сигезьеллык һәм Иске Кади урта мәктәбенең 7-8класс хоккейчылары командаларының үзара дусларча очрашуы...

Без бу хакта язган идек

40 ел элек
Яңа ел якынлашкан көннәрдә шактый кар яуды. Аны тотып калу максатында механизаторлар, тракторларына кар сөргечләр тагып, басуларга чыктылар.
"Ленин юлында", 1 январь, 1976 ел.
Моннан берничә көн элек Яңа Кади сигезьеллык һәм Иске Кади урта мәктәбенең 7-8класс хоккейчылары командаларының үзара дусларча очрашуы үкәрелде.
"Ленин юлында", 5 январь, 1976 ел.
Күптән түгел Иске Үтәмеш урта мәктәбе комсомоллары Иске Сережкино авылы клубында А.Волковның чуваш телендә язылган "Свадебные блины" дигән спектаклен сәхнәгә куйдылар.
"Ленин юлында", 7 январь, 1976 ел.
Үткән елда район үзәк больницасының яңа бинасын төзү эшләре башланып китте. Больница фундаментын салышырга район колхозларыннан төзүчеләр килде.
"Ленин юлында", 10 январь, 1976 ел.
Шушы көннәрдә Түбән Чегодай авылы культура йортында район халык судьясы Х.Вәлиуллин "Никах һәм гаилә" дигән темага лекция укыды.
"Ленин юлында", 28 январь, 1976 ел.
30 ел элек
Тукай исемендәге колхозда яшьләргә игътибар зур. Урта мәктәпне тәмамлаучыларны тантаналы төстә колхозга алу, яңа өйләнешүчеләрне тәбрикләү матур традициягә әверелгән.
"Ленин юлында", 8 январь, 1986 ел.
1985 ел йомгаклары буенча, "Шушма" колхозына КПСС райкомы, халык депутаталрының район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы работниклары профсоюзы райкомының күчмә Кызыл байрагы бирелде.
"Ленин юлында", 17 январь, 1986 ел.
Чумачка авылы гражданнары азык азык-төлек программасы үтәлешенә конкрет өлеш кертәләр. Узган айда Зәйнәп Хәбибуллина, Мәрьям Батталова, Минзәки Минһаҗевлар дәүләткә 100 урынына 260-200әр килограммнан артык сөт саттылар.
"Ленин юлында", 31 январь, 1986 ел.
20 ел элек
Морд. Афонкинода быел ук газ кабызырлар дип күпләр уйламаган иде. Әмма, тырышкач, эзләгәч, чарасын күргәч, бу авылда да 1995 ел азагын истәлекле дата итеп калдырдылар - 18 декабрь көнне газ бүлү пунктында газ факелы кабынды.
"Безнең Чирмешән". 1 январь, 1996 ел.
Ихтыяҗ бик зур булса да, Казаннан Чирмешәнгә самолет очмый башлады. Сәбәбе нәрсәдә соң? Без бу сорауга ачыклык кертү өчен җирле аэропортта булдык һәм мондый җавап алдык: төп сәбәп бер генә -ягулык юк...
"Безнең Чирмешән" 13 январь, 1996 ел.
Спиртлы эчемлекләр белән сату итү урыннары да милиция хезмәткәрләре тарафыннан ныклы контрольгә алынды. Кичке алтыдан соң спиртлы эчемлекләр сатудан алына.
"Безнең Чирмешән", 17 январь, 1996 ел.
1996 елның 1 январеннан 4679 номерлы Саклык банкының Чирмешән бүлекчәсендә валюта бүлеге ачыла.
"Безнең Чирмешән", 1 январь, 1996 ел.
Казанкада да быел челтәр газы ягарлар кебек. Төп трассада байтак торба ялганган инде.
"Безнең Чирмешән", 1 январь, 1996 ел.
Бозауларны салкын метод буенча, ягъни ферма янында читлек ясап, шунда асрасаң, ышаныгыз, алар сау, көр булып үсәчәк. Әнә "Урал " колхозында соңгы ике айда туган бозауларның барысы да шулай тәрбияләнә. Хәтта 25-30 градус салкында яшь бозауларны җылыга кертмәгәннәр.
"Безнең Чирмешән", 1 январь, 1996 ел.
10 ел элек
"Безнең Чирмешән" яңа форматта чыга башлады, кечкенә сигез битледән зур дүрт битлегә әйләнде.
"Безнең Чирмешән", 1 январь, 2006 ел.
РФ Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ ялгызакларга ярдәм күрсәтү буенча булдырылган социаль программа нигезендә, узган елда андыйларга - барысы 11 кешегә газ плитәләре (3 әр мең сумлык) бүләк итеп бирелгән.
"Безнең Чирмешән", 4 февраль, 2006 ел.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән Ленин юлында