Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән“ газетасы призларына шахмат турниры бара

"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясе чираттагы шахмат турниры уздыра. Бу минутларда ярыш кыза гына бара. Турнирга иллеләп шахматчы килде. Шахматчы якташларыбыз берничә төркемдә: ир-атлар - аерым, хатын-кызлар - икенче, яшүсмерләр, кызлар һәм малайлар башка группаларда көч сынаша. Турнир бүген тәмамланып, җиңүчеләргә - җиңүче Дипломы, Кубок, истәлек бүләге, медальләр дә...

"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясе чираттагы шахмат турниры уздыра. Бу минутларда ярыш кыза гына бара. Турнирга иллеләп шахматчы килде.

Шахматчы якташларыбыз берничә төркемдә: ир-атлар - аерым, хатын-кызлар - икенче, яшүсмерләр, кызлар һәм малайлар башка группаларда көч сынаша.
Турнир бүген тәмамланып, җиңүчеләргә - җиңүче Дипломы, Кубок, истәлек бүләге, медальләр дә тапшырылачак. Аларны алуда, эшләтүдә якташыбыз - Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче Фәгыйль Гатиятов нык булышты. Кармышта туган бу игелекле иганәче инде берничә ел редакция оештыручы шахмат турнирының чыгымнарын күтәрешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы Безнең Чирмешән газета призларына

2
X