Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән“ газетасы бүләкләр турында язучыларны бүләкләде

Район газетасы редакциясе "Минем кадерле бүләк" исемле бәйгегә йомгак ясады, иң кызыклы, иң яхшы дип табылган язмалар авторларына Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Чираттагы бу бәйгедә Туймәттән Наҗия Галимова һәм Кара Чишмәдән Саимә Моратова беренче урынны яуладылар. Аларның "Әтием бүләге" һәм "Кызыл яулык" исемле язмалары моңа хаклы рәвештә лаек. Бу...

Район газетасы редакциясе "Минем кадерле бүләк" исемле бәйгегә йомгак ясады, иң кызыклы, иң яхшы дип табылган язмалар авторларына Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Чираттагы бу бәйгедә Туймәттән Наҗия Галимова һәм Кара Чишмәдән Саимә Моратова беренче урынны яуладылар. Аларның "Әтием бүләге" һәм "Кызыл яулык" исемле язмалары моңа хаклы рәвештә лаек. Бу авторлар үзләренә кадерле бүләкләр тарихын үзенчәлекле, кызык, кыска итеп тә күрсәтә - яза алганнар.
Чирмешәннән Халисә Мотаһирова ("Ирем истәлеге"), Түбән Кәминкәдән Миңлегөл Әгъзамова ("Яңа елга - теш порошогы") - икенче, Иске Кадидан Мөслимә Җиһангирова ("Кыш бабайны кочарга оялдым") өченче урын ияләре.
Кара Чишмәдән Фәнис Шәфыйков, Бәркәтәдән Наҗия Мостафина, Лашманнан Сания Нуретдинова, Туймәттән Мөҗип Кәримов кызыксындыру бүләкләре белән бәяләнделәр. Гомумән, "Минем кадерле бүләк" бәйгесенә килгән, газетада басылган барлык мәкаләләр дә оста язылган, бер-берсенә тиң, кызыгып укырлык. Аларның авторларына бәхет, саулык, иҗат уңышлары телибез.
Бу бәйгедә әтисе бүләк иткән сәгать турында язма җибәреп беренче урынны алган Наҗия Галимова (Туймәт) болай ди:
-Бүләкнең төрлесе була, әмма инде мәрхүм әтинеке аерым кадерле миңа. Аның истәлеге - электрон сәгать әле дә йокыдан уята, ул бик ипле, төнлә яхшы күренә. Әтинең янә бер сәгате эш урынында тора, төгәл йөри.
Шулай ук беренче урын иясе, Кара Чишмәдән Саимә Моратова язуга гына түгел, аш-суга да оста икән.
-Кибет ризыгын яратып бетермим, гел үзем пешеренергә тырышам,- ди район газетасы үткәрүче бик күп бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган 79 яшьлек ветеран, каләм остасы.
-Газетагызны көтеп алам,- ди гомере буе машина йөрткән Мөҗип абый Кәримов. - Кызык, матур мәкаләләр язасыз. "Безнең Чирмешән"не, беләсезме, еракларга бүләк итеп тә җибәрәм.
"Минем иң кадерле бүләк" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү өчен булышырга җай тапкан игелекле эшкуар - "Булгар" сәүдә йортына, аның җитәкчесе Булат Латыйповка рәхмәт. Ул мондый гамәлләре белән үз бизнесын да алга җибәрә.
"Булгар" ачылган көннән соң 5 ел вакыт узган икән, юбилее җиткән. Котлыйбыз!
Редакция янә бер бәйге игълан итә, аны "Мин дә артист булдым" дип атадык. Якташлар, әйдәгез, сәхнәгә чыккан беренче адымнарны, җырлап-биеп алган бүләкләрне, кызыклы вакыйгаларны искә төшерик әле. Язмалар үзенчәлекле, конкрет, җыйнак булыр дип уйлыйбыз.
Бәйге җиңүчеләрен бүләкләр көтә.
Фото Кадрии Гамировой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән газета бәйге

2
X