Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән“ газетасының шахмат турнирында төп бүләк Утыз Имәнгә китте

"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе оештыручы шахмат турнирында быел да иң көчлеләр очрашты. Күбрәк кеше - дистәдән артык ир-ат катнашкан төп төркемдә җиңүче Самат Ризванов (Утыз Имән) Дипломга, кубокка, истәлек бүләгенә, медальгә лаек булды. Гомумән, үзенә күрә район чемпионатына тиң бик борынгы, популяр уенда, әлеге ярышта призлы урыннарга чыккан һәр...

"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе оештыручы шахмат турнирында быел да иң көчлеләр очрашты. Күбрәк кеше - дистәдән артык ир-ат катнашкан төп төркемдә җиңүче Самат Ризванов (Утыз Имән) Дипломга, кубокка, истәлек бүләгенә, медальгә лаек булды.

Гомумән, үзенә күрә район чемпионатына тиң бик борынгы, популяр уенда, әлеге ярышта призлы урыннарга чыккан һәр уенчы шундыйрак бүләкләр иясе.
-Районда шахмат уены елдан-ел популярлаша бара. Әмма бер проблема бар, мин бу хакта еш әйтәм, Чирмешәндә шахмат, шашка клубы кирәк. Андый клублар башка кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда бик уңышлы эшли, - ди турнирның җиңүчесе Самат Ризванов.
Төп группада, ягъни ир-атлар арасында, алда язылганча, тактада фигураларны остарак күчереп, Самат Ризванов беренче булды. Ул былтыр да төп бүләкне алган иде.
Хатын-кызлар төркемендә - Римма Баянова (Иске Кади), яшүсмер кызлардан - Екатерина Меркулова (2нче Чирмешән мәктәбе), егетләрдән - Айдар Могыйзов (Чирмешән лицее) - беренче урын ияләре.
Малайлар арасында - Булат Әхтәмов (Чирмешән лицее), кызлардан Светлана Муськина (Яңа Элмәле) иң күп очко җыйдылар. Светлана бер генә партиядә дә оттырмады.
Сүз уңаеннан. Быелгы ярышта мәктәп укучылары аеруча күп иде. Бу да сөенечле хәл. Берничә елдан аларның өлкәннәр төркемендә җитди көндәшләр буласына шик юк. Әнә Чирмешән лицеенда белем алучы, турнирда иң яшь катнашучыларның берсе - 10 яшьлек Булат Могыйзов шахматта байтак комбинацияләрне яхшы ук белә икән. 2нче Чирмешән мәктәбеннән 10 яшьлек Алсу Беляева да өметле уенчы.
Бүген Шамил Сөнчәләевка аерым бүләк бирделәр. Шахмат, шашка уеннары белән күптән дус ул, район газетасы оештыручы турнирның җиңүчесе дә булганы бар. Хәзер яшьләр белән эшли, аларга әлеге уен серләрен теләп өйрәтә. Быелгы ярышта хөкемдарлык та итте Сөнчәләев.
-Якташларның сәламәт тормыш алып барырга тырышуы, спортны үз итүләре мине дә сөендерә, - ди быелгы бәйгенең төп иганәчесе - Түбән Камада яшәүче һәм зур бер оешмада, "Татспецнефтехимремстрой" трестында профсоюз комитетын җитәкләүче Фәгыйль Гатиятов.
Фәгыйль Бәкер улы Кармышныкы, туган авылына еш кайтып йөри, төрле чаралар үткәргәндә иң беренчеләрдән булып булыша. Аңа рәхмәт бик урынлы.
-Киләчәктә туган районымда көрәш буенча берәр турнир оештырырга хыялланам, чыгымнарны күтәрешергә һич авырсынмыйм, - дип тагын ярдәмгә өметләндерде якташыбыз.
Шахмат турнирын оештыруда нефтьче якташыбыз Җәлил Мөхәммәтшин да бик теләп булышты. Ул, гомумән, районда спортны үстерүгә гел зур өлеш кертергә тырыша. "Бердәм Россия" партиясенең район бүлеге, үзәк ашханә дә редакция үткәргән турнирның чыгымнарын күтәрештеләр.
"Безнең Чирмешән" газетасы оештырган шахмат турнирында җиңүчеләр:
Ир-егетләр арасында
1.Ризванов Самат (Утыз Имән);
2.Сөнчәләев Шамил (Чирмешән);
3.Галимов Хәсән (Чирмешән).
Хатын-кызлар төркемендә
1.Баянова Римма (Иске Кади);
2.Закирова Алсу (Чирмешән);
3.Федулова Ирина (Ульяновка).
Яшүсмер егетләр арасында
1.Могыйзов Айдар (Чирмешән);
2.Кудряшов Александр (Ульяновка);
3.Петров Николай (Яңа Элмәле).
Яшүсмер кызлар арасында
1.Меркулова Екатерина (2нче Чирмешән мәктәбе);
2.Редюкова Людмила (Яңа Элмәле);
3.Гыйльманова Диләрә (Ульяновка).
Малайлар арасында
1.Әхтәмов Булат (Чирмешән лицее);
2.Гыйләҗев Рәзил (Чирмешән кадет мәктәп-интернаты);
3.Могыйзов Булат (Чирмешән лицее).
Кызлар арасында
1.Муськина Светлана (Яңа Элмәле);
2.Беляева Алсу (2нче Чирмешән мәктәбе);
3.Потапова Виктория (2нче Чирмешән мәктәбе).
Фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/ru/the-news/item/8989-v-cheremshane-proshel-turnir-po-shahmatam-fotoreportazh.html.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы Безнең Чирмешән турнир Утыз Имән авылы