Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үзебезнеке якынрак

Мин үзем, Лашман кызы булсам да, Яңа Чишмәдә эшләдем һәм анда яшәдем. Элек авылга кайтканда "Безнең Чирмешән" газетасын күрше ападан алып чыгып укый идем. Яңа Чишмә районы газетасын да укыдым, тик барыбер, үзебезнеке якынрак. Хәзер инде үзем дә монда, авылда яшим һәм газета-журналларга язылу башлану белән иң беренче "Безнең Чирмешән"гә...

Мин үзем, Лашман кызы булсам да, Яңа Чишмәдә эшләдем һәм анда яшәдем. Элек авылга кайтканда "Безнең Чирмешән" газетасын күрше ападан алып чыгып укый идем. Яңа Чишмә районы газетасын да укыдым, тик барыбер, үзебезнеке якынрак.

Хәзер инде үзем дә монда, авылда яшим һәм газета-журналларга язылу башлану белән иң беренче "Безнең Чирмешән"гә язылам.

Район газетасын көтеп алам һәм килү белән бөтен эшемне якка куеп укып чыгам. Беренче биттәге төп материалда актуаль проблемалар күтәрелә, гомумән, газетадагы һәр мәгълүмат ниндидер яңалык бирә. Беренче биттәге яңалыклар багагансында гына да күпме яңалык! Үзеңнең авылдашлар, таныш-белеш турында уку аеруча күңелле, алар турында тагын да күбрәк беләсең. Газетадагы белдерү, рекламалар да бик файдалы. Гомумән, "Безнең Чирмешән" бик эчтәлекле, кызыклы газета.

Мәхсүмә Мәхмүтова.

Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар Безнең Чирмешән