Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Владимир Муськин: “Яшьләр белән мин дә сөенәм”

Советлар Союзы Герое, генерал-майор И. Конев исемендәге призларга баскетбол буенча традицион ярышларда чирмешәнлеләр генә түгел, Аксубай, Яңа Чишмә, Шентала районнары спортчылары да катнашты. Барлыгы тугыз команда (егетләр һәм кызлар) көч сынашты. Нигездә, Яңа Элмәледә уза торган бәйгенең быелгысы "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексында булды. Егетләр арасында аксубайлыларга тиңнәр табылмады. Ульяновка һәм Иске...

Советлар Союзы Герое, генерал-майор И. Конев исемендәге призларга баскетбол буенча традицион ярышларда чирмешәнлеләр генә түгел, Аксубай, Яңа Чишмә, Шентала районнары спортчылары да катнашты. Барлыгы тугыз команда (егетләр һәм кызлар) көч сынашты. Нигездә, Яңа Элмәледә уза торган бәйгенең быелгысы "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексында булды.


Егетләр арасында аксубайлыларга тиңнәр табылмады. Ульяновка һәм Иске Элмәле укучыларыннан торучы җыелма команда - икенче, 1нче һәм 2нче Чирмешән урта мәктәпләре - өченче.

Кызлар арасында Иске һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләре вәкилләре иң көчлеләр булды. Аксубайлылар - икенче, Яңа Чишмә һәм Шентала районнары спортчылары өченче һәм дүртенче урыннарда.

Баскетбол буенча мондый ярыш ундүртенче тапкыр уздырылды. Аның даими иганәчесе - Яңа Элмәле урта мәктәбен тәмамлаган Владимир Муськин ярдәме белән бүләккә алынган И. Конев кубогына быел Аксубай егетләре, Иске һәм Яңа Элмәле кызлары лаек булдылар. Призлы урыннар яулаучыларга медальләр һәм Грамоталар да тапшырдылар. Иң яхшы уенчылар да бүләкләр алды.

Көне буе барган ярышларда катнашучылар өчен "Шатлык" сәүдә үзәге ашханәсендә кайнар аш та әзерләгәннәр иде. Ярыш оештыруның бөтен чыгымнарын Владимир Федорович берүзе күтәрде. Сүз уңаеннан, Муськин хәзер Яр Чаллыда яши, үз машинасында йөк ташу белән шөгыльләнә.

"Кызганычка каршы, хәзер инде Яңа Элмәледә якын туганнарым да юк, әмма араны өзмим, - ди эшмәкәр. - Ел саен баскетбол һәм шахмат буенча ярышлар уздыруда ярдәм итәргә тырышам. Менә бүген, карагыз, балалар нык арыды. Шулай да бик канәгать булып таралыштылар. Аларга карап мин дә сөенәм. Балаларда спортка кызыксыну тәрбияләгәннәре өчен, бүгенге ярышка килгән укытучыларга - тренерларга да рәхмәтемне җиткерәм".

Автор фотолары.

Уеннан күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт