Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Республикада да танылабыз

Физкультурачылар көнен быел безнең районда аеруча зурлап билгеләп үттеләр. Күкрәк кагып мактанырга нигез бар - районыбыз спортта республика күләмендә таныла башлады. Юбилей мәйданында оештырылган бәйрәмдә бер төркем спортчыларга, ветеран-спортчыларга, тренерларга, районда спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының, район җитәкчесенең, шулай ук яшьләр эшләре...

Физкультурачылар көнен быел безнең районда аеруча зурлап билгеләп үттеләр.

Күкрәк кагып мактанырга нигез бар - районыбыз спортта республика күләмендә таныла башлады.
Юбилей мәйданында оештырылган бәйрәмдә бер төркем спортчыларга, ветеран-спортчыларга, тренерларга, районда спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының, район җитәкчесенең, шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Укучыларның IХ спартакиадасында безнең район быел призлы өченче урынга чыккан. Бу ярышларда 100дән артык якташыбыз 18 спорт төрендә катнашып, 13сендә призлы урыннар яулаганнар.
Ульяновка урта мәктәбе укучысы Петр Рыбкин спартакиадада алты тапкыр призлы урынга ия булган. Күтәмә мәктәбе укучысы Татьяна Григорьева бокс буенча үз үлчәү авырлыгында икенче урынга чыккан.
Билгеле, балаларның уңышында тренерларның да өлеше зур. Бүген аларга да бүләкләр тапшырдылар. Марина Овсянникова, Флүзә Мисбахова, Илгизәр Закиров, Рафик Гатин, Андриян Тимирясов, Петр Захаров, Марина Колесникова, Рафаэль Шәфигуллин, Татьяна Шерматова, Марат Җамалиев һәм башкалар мондый хөрмәткә лаек укытучылар.
Бәйрәмдә башка спорт ярышларында җиңү яулаган командаларны да, аерым кешеләрне дә бүләкләделәр.
Район беренчелегенә волейбол буенча район оешмалары арасында беренче урынга чыккан Боз сарае, авыл җирлекләре арасында җиңү яулаган Күтәмә командасы һәм укытучылар коллективлары арасында беренче булган Утыз Имән мәктәбе волейболчылары да бүген сәхнәгә чыктылар. Икенче һәм өченче урыннар алучылар да бүләксез калмады.
Бәйрәм мизгелләрен фотогалереяда да карый аласыз.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт