Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә район башлыгы кубогы өчен дүрт команда картларда узышты

Районда спортның картинг төрен популярлаштыру бурычы куелды. Бүгенге чара да шул максаттан оештырыла.

Лаеш, Нурлат, Теләче һәм Чирмешән командалары катнашында бездә район  башлыгы кубогы өчен картинг буенча узган ярышларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Айбатов шулай диде. Спортның әлеге төрен үстерүдә эшкуар Мио Манукян җаваплы. Ул җиңүчеләргә бүләкләр дә алачак, төрле ярышлар оештыруда ярдәм дә күрсәтәчәк.

Районара ярышның бүгенге чыгымнарын, нигездә, районда туризмны һәм автомотоспортны үстерү буенча коммерциячел булмаган “Яңарыш” Автоном оешмасы күтәргән (директоры - Линар Рәис улы Гарифуллин). Картинг буенча районара бу ярышны үткәрүдә “БИО-АГРО” ачык акционерлык җәмгыяте, “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Багетный” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы иганәчеләр буларак нык булышканнар.

Инде ярышлар үтүче картинг трассасына күз салыйк. Әлегә монда күнегүләр бара: дүрт тәгәрмәчле, йөз кило тирәсе авырлыктагы картларны тикшерәләр, узыш маршрутын өйрәнәләр. Монда иң мөһиме тизлек икән. 8-16 яшьлек спортчылар бик кыю, кечкенә тәгәрмәчле, 6 ат көчле машиналарны “утка кертәләр”. Трассада борылышлар күп, тормозга, газ педаленә саксык бассаң яндагы резина покрышкалы бортка яки янәшәдәге көндәшеңә дә килеп бәрелергә, имгәнергә мөмкин. Шуңа да, башларына шлем, кулларына пирчәткә киеп, пөхтә йөрергә тырышалар.

Кечкенә карт - узыш автомобилендә кузов юк, ул стартер тартып кабызыла, тизлек тапшырулар тартмасы автомат рәвешле. Бензинда эшли.

- Бик кызык картта йөрү, узышларда ниндидер азарт тоясың, - ди Чирмешән егете Кирилл Севастьянов. – Күнегүләргә инде ике ел йөрим. Ярышларда да катнашканым бар. Әгәр даими шөгыльләнсәң, уңышка ирешә аласың. Мин, үскәч, мотоузышчы булырга хыялланам.

Сүз уңаеннан. Кирилл бүген “Хонда GX 270” двигателе куелган картлар классында өченче урын яулады. Бу группада Нурлаттан Камил Гарифуллин – беренче, тагын бер якташыбыз Артур Захаров икенче урында.

“Хонда GX 200”ләрдән Лаеш спортчысы Александр Лапшин җиңде. Теләчедән Шәүкәт Галләмов – икенче, шул ук районнан Руфинә Гарифуллина – өченче.

Ярышның иң яшь катнашучысы -  Алия Гарифуллина (Нурлат).

 - Чирмешәндә заманчарак трасса, яңа картлар да кирәк, - диде бүген үткән ярышларның баш хөкемдары, районда картинг буенча тренер Линар Гарифуллин. – Билгеле, осталыкны арттыру өчен көчлеләр белән көч сынашу бик мөһим.

Картинг буенча, шулай итеп, бу төрдә иң яшь катнашучылар катнашында районара ярыш та үтте. Зуррак турнирлар булыр әле.

 - Бик ошады. Безнең, гомумән, ярышлардан кайтып кергән дә юк, - диде ТР ДОСАФының Теләчедәге оешмасы Советы рәисе Рәис Нуретдинов. – Чирмешәнгә, туган районыма (Рәис Рөстәм улы Әмирдән, отставкадагы хәрби очучы) спортта, бигрәк тә мотоспортта яңа казанышлар телим.   

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадыр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев