Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләр арканны нык тарта

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Чишмәдә узган мөселман яшьләре спартакиадасында якташларыбыз да катнашып, җиде район арасында икенче урын яулап кайттылар. Ярышларда Яңа Чишмә, Мөслим, Сарман, Аксубай, Чистай, Түбән Кама һәм Чирмешән районнары вәкилләре алышкан. -Безнекеләрне аркан тартуда берәү дә уза алмады,- ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов.- Спортчыларыбыз волейболда,...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Чишмәдә узган мөселман яшьләре спартакиадасында якташларыбыз да катнашып, җиде район арасында икенче урын яулап кайттылар.

    Ярышларда Яңа Чишмә, Мөслим, Сарман, Аксубай, Чистай, Түбән Кама һәм Чирмешән районнары вәкилләре алышкан.
    -Безнекеләрне аркан тартуда берәү дә уза алмады,- ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов.- Спортчыларыбыз волейболда, йөзүдә, кул көрәштерүдә өченчегә чыгып, бәйгеләргә йомгак ясалганнан соң, командабызга икенче урын өчен Кубок һәм бүләкләр тапшырдылар. Җиңүче булып хуҗалар үзләре - яңачишмәлеләр калды.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: