Чирмешәнлеләр Аксубайда шахмат турнирында катнаштылар
Спорт

Чирмешәнлеләр Аксубайда шахмат турнирында катнаштылар

Бу турнирда 10 командадан 103 уенчы көч сынашкан. Виталий Тимирясов истәлегенә узган ярышта, ачык турнирда районыбыз командасы өченче урын яулады. Төп бүләкне чисталыйлар яулаган, аксубайлылар – икенче.

-Без анда 13 кеше бардык. Төрле яшьтәге шахматчылар төрле төркемнәрдә уйнады, - ди 60 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында өченче булган якташыбыз, команда капитаны Шамил Сөнчәләев.

Аңардан тыш, бу төркемдә Самат Ризванов икенче урынга чыккан. 5-8 класс укучылары арасында Вероника Захарова – беренче, 9-11 класстагылардан Айдар Могыйзов - икенче урын ияләре.

Җиңүчеләргә кубоклар, Дипломнар, акчалата бүләк тапшырганнар.

Фото автора


шахмат Аксубай

Нет комментариев