Кадыйр Гомәров фотосы Оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт ала. Ул ноябрьдә башланып, февраль аенда тәмамланырга тиеш. Зур бәйгедә ир-егетләр арасында көч сынашачак командалар исемлеге мәгълүм инде. Анда район үзәгеннән - 17, авыл җирлекләреннән 19 команда ярыша. Алар ике төркемгә бүленеп туп куачак. -Чемпионатның положениесе нигезендә,...
Кадыйр Гомәров фотосы
Оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт ала. Ул ноябрьдә башланып, февраль аенда тәмамланырга тиеш.
Зур бәйгедә ир-егетләр арасында көч сынашачак командалар исемлеге мәгълүм инде. Анда район үзәгеннән - 17, авыл җирлекләреннән 19 команда ярыша. Алар ике төркемгә бүленеп туп куачак.
-Чемпионатның положениесе нигезендә, командалар составы 12 кешегә кадәр рөхсәт ителә. Катнашучыларның яшьләре 18дән ким булмаска тиеш, - ди районның яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек начальнигы урынбасары Радик Мөхәммәтшин. -Командада ике "легионер" (районда пропискасы булган һәм монда даими яшәүче һәм эшләүче) уйнарга хокуклы. Чемпионат ике этапта уза: беренчесендә волейболчылар үз төркемнәрендә - "круг буенча", икенчесендә - плей-оффта, төшеп калуга уйный.
Ярышлар Чирмешәндә лицей һәм 1нче мәктәп, физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында һәм район мәктәпләре спорт залларында узачак. Тәүге уеннар 8 ноябрьгә билгеләнгән. Хатын-кызлар командалары ярышларны декабрь аенда башлый.
-Җиңүче командалар акчалата бүләкләнәчәк, беренче урын алучыга - 15 мең сум, икенче калучыларга - 10 мең, өченче урынга 5 мең сум акчалата бүләк каралган, - дип өстәде Радик Мөхәммәтшин.
Безнең сайтта укыгыз:
Нет комментариев