Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә сигез команда плей-оффка узган

Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында футбол буенча 12 августта башланган, район чемпионатының төркем этабы тәмамланды. Уеннарда 22 команда туп тибеп, шуларның сигезесе плей-оффка узды. Иске Кади авыл җирлеге, янгын часте, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, электр челтәрләре, полиция, комуналь челтәрләр һәм Күтәмә авыл җирлеге командалары 23-24 сентябрьдә плей-офф уеннарында көч...

Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында футбол буенча 12 августта башланган, район чемпионатының төркем этабы тәмамланды. Уеннарда 22 команда туп тибеп, шуларның сигезесе плей-оффка узды.

Иске Кади авыл җирлеге, янгын часте, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, электр челтәрләре, полиция, комуналь челтәрләр һәм Күтәмә авыл җирлеге командалары 23-24 сентябрьдә плей-офф уеннарында көч сынашачак. Ярымфинал уеннары 26-27 сентябрьгә планлаштырылган, 29 сентябрьдә Чирмешән елгасы ярындагы пляждагы футбол мәйданында финал уеннары узачак. Җиңүче командага күчмә Кубок һәм грамоталар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт плейоффка узган Чирмешәндә сигез команда

2
X