Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән журналисты республика парламентында очрашуда катнашты

ТР Дәүләт Советы рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында спорт журналистлары белән очрашты. Әлеге чарада 60ка якын журналист - район, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Татарстан парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый очрашу беренче тапкыр оештырыла. -Татарстан Республикасы, беренче президенты вакытыннан бирле, физкультура һәм спортны...

ТР Дәүләт Советы рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында спорт журналистлары белән очрашты. Әлеге чарада 60ка якын журналист - район, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.


Татарстан парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый очрашу беренче тапкыр оештырыла.

-Татарстан Республикасы, беренче президенты вакытыннан бирле, физкультура һәм спортны үстерү юнәлешен сайлады,- диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Һәм моның нәтиҗәсе дә булды. Казан Россиясенең спорт башкаласы булып танылды.

Парламент башлыгы әйтүенчә, республикада спорт киң үсеш алды. Һәр районда диярлек боз сарайлары, спорт комплекслары төзелде, спортны үстерүгә зур игътибар бирелә.

Районда да бу юнәлештә зур эш башкарыла. Әйтик, узган елны гына да район үзәгендә дүрт яңа универсаль спорт мәйданчыклары (икесе - мини-футбол, икесе - футбол-волейбол) ясалды. Болардан тыш Чирмешән елгасы пляжында гына да сигез волейбол мәйданчыгы булдырылды.

Гомумән, районда 29 урам спорт мәйданчыгы, 14 спорт залы исәпләнә. Бүген чирмешәнлеләр хоккей, футбол, волейбол, баскетбол, бадментон уйныйлар, йөзү, җиңел атлетика, гер күтәрү, чаңгыда йөрү, бокс белән шөгыльләнәләр. Милли көрәш буенча призлы урыннар яулый башладык. Чирмешәндә районкүләм генә түгел, ә республика дәрәҗәсендәге бәйгеләр дә еш уза.

Республикада спортка игътибарны арттыруда спортчылар гына түгел, ә спортны һәм физкультураны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы журналистларның да өлеше зур, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Волейбол федерациясе президенты буларак, Фәрит Хәйрулла улы республикада волейболны популярлаштыру һәм үстерү мәсьәләсенә дә тукталды, әлеге спорт төре турында ешрак язарга кирәк дип мөрәҗәгать итте.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined парламент