Реклама
Мәгариф хезмәткәрләренең Арчада узган җәйге спартакиадасында үз төркемнәрендә районыбызның укытучылары икенче урынга лаек булганнар. Ярышлар берничә спорт төре буенча узган, мөгаллимнәр җиңел атлетика, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, аркан тарту, йөзү һәм мини - футбол буенча көч сынашканнар. Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова ВИП -...
Мәгариф хезмәткәрләренең Арчада узган җәйге спартакиадасында үз төркемнәрендә районыбызның укытучылары икенче урынга лаек булганнар.
Ярышлар берничә спорт төре буенча узган, мөгаллимнәр җиңел атлетика, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, аркан тарту, йөзү һәм мини - футбол буенча көч сынашканнар.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова ВИП - йөгерештә, ә аның урынбасары Флера Рәхимҗанова йөзү буенча икенче урын алганнар.
Чирмешән районының мәктәп директорлары командасы мини - футбол буенча зона ярышларында өченче урын ияләре. Эстафетада катнашкан укытучылар да финишка өченче булып килгәннәр. Нәтиҗәдә, район педагоглары 24 команда арасында икенче урынга чыкканнар.
Безнең сайтта укыгыз:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз