Реклама
Балык Бистәсе районында республика мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышларында безнең район командасы үз төркемендә өченче урынга лаек булган. Әлеге чарада 45 районнан мең ярымнан артык кеше (безнең районнан 36), 11 спорт төре буенча көч сынашкан. Якташларыбыз чаңгыда йөгерү эстафетасында - беренче, волейболда икенче урын алганнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз