Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районында инвалидлар шахмат һәм шашка уенында ярышты

Инвалидлар декадасы кысаларында быел да шахмат буенча ярыш үтте. Үткән елдан аермалы буларак, быел шашкачылар да көч сынашты. Бу төр спорт уенында тәҗрибәле спортчылар белән бергә әле яңа гына шахмат белән мавыга башлаучылар да үзләрен сынап карады. -Мин әле быел гына шахмат түгәрәгенә йөри башладым, тәҗрибәм зур түгел, шулай да...

Инвалидлар декадасы кысаларында быел да шахмат буенча ярыш үтте. Үткән елдан аермалы буларак, быел шашкачылар да көч сынашты.


Бу төр спорт уенында тәҗрибәле спортчылар белән бергә әле яңа гына шахмат белән мавыга башлаучылар да үзләрен сынап карады.

-Мин әле быел гына шахмат түгәрәгенә йөри башладым, тәҗрибәм зур түгел, шулай да үземнең көчемне бәяләргә булдым, - ди беренче Чирмешән мәктәбенең 3 класс укучысы Алмаз Нигъмәтуллин.

-Без түгәрәккә Алмаз белән йөрибез, шахмат уйнарга мине бабай өйрәткән иде, ә түгәрәктә Шамил абый Сөнчәләев аның серләрен, нечкәлекләрен ныграк аңлата, - дип сүзгә кушылды шул ук мәктәптән Владислав Тудияров.

Ярышларның хөкемдары Шамил Сөнчәләев уеннарны яшь категорияләре буенча уздырды. 3-6 класс укучылары арасында лицейдан Булат Могыйзов җиңеп чыкты, 7-11 класслар арасында Булатның абыйсы Айдардан көчлеләр табылмады. Хатын-кызлар арасында шахмат буенча да, шашка буенча да Иске Кадидан Римма Баянованы уза алмадылар. Шашка уеннында, мәктәп укучылары арасында, лицейдан Канон Бабаев җиңсә, ир-атлар арасында Чирмешәннән Самат Мөхәммәтшин иң оста уенчы дип табылды.

-Шахмат та уйный беләм, тик шашка күбрәк ошый. Санаторийларда вакытта шашканы еш уйныйбыз, бер елны андагы ярышларда җиңеп тә чыккан идем әле, - ди Самат абый.

-Ярышлар, билгеле, бүләкләрсез, ә алар иганәчеләр ярдәменнән башка булмый. Районыбыз эшмәкәрләре, мәрхәмәтле кешеләре - Гөлсинә Абзалова, Фәридә Шәйхетдинова, Рамил Әхмәдуллин, Алсу Закировалар үзләренең ярдәмнәрен кызганмадылар, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. -Иганәчеләребезгә һәм уннарның хөкемдары Шамил Сөнчәләевка без бик рәхмәтле.

Мөмкинлеге чиклеләр һәм мәктәп укучылары өчен бу ярышлар яшьләрнең ял итү үзәгендә үтте, аны инвалидлар җәмгыяте оештырды.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Мясо по-французски в горшочках

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Чирмешән районында инвалидлар ярышты шахмат шашка уенында