Инвалидлар тег белән яңалыклар
-
Инвалидлык алу кагыйдәләре гадиләштерелде
Министрлар Кабинеты гомерлек инвалидлык алу өчен авырулар исемлеген арттырды. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец хәбәр итте, дип яза «Известия» басмасы.
-
Район инвалидлар җәмгыяте грант откан
Район инвалидлар җәмгыятенең "Шатлык остаханәсе" ("Мастерская радости") проекты Рус Православие Чиркәве яклавында узган "Доброволец- 2018" кече грантлар бәйгесендә җиңү яулаган һәм 119 мең сумлык грант откан. Бәйгедә барлыгы 525 проект катнашкан, 112се җиңүче булып танылган. -Әлеге акчаны без тегү цехына материал алып, дини йортларның заказларын үтәргә ниятләп торабыз, - ди...
-
Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенә керү ансатлаша
Район инвалидлар җәмгыяте бинасында төзелеш компаниясе октябрь аенда капиталь ремонт эшләре башлап җибәрде. Нефтьчеләр һәм район ярдәме белән инвалидлар өчен уңай шартлар тудырырга уйлаганнар, смета буенча бу эшкә бер миллион 500 мең сум акча каралган. Осталар бинаның эчен тулысынча үзгәрткәннәр: идәннәрне бетонлаганнар, стеналарны шомартып буяганнар, җылылык һәм электр үткәргечләр яңартылган....
-
Чирмешән районында инвалидлар шахмат һәм шашка уенында ярышты
Инвалидлар декадасы кысаларында быел да шахмат буенча ярыш үтте. Үткән елдан аермалы буларак, быел шашкачылар да көч сынашты. Бу төр спорт уенында тәҗрибәле спортчылар белән бергә әле яңа гына шахмат белән мавыга башлаучылар да үзләрен сынап карады. -Мин әле быел гына шахмат түгәрәгенә йөри башладым, тәҗрибәм зур түгел, шулай да...
-
Чирмешәндә инвалидларга эш табарга булышалар
Август аенда районның эш белән тәэмин итү үзәге физик мөмкинлекләре чикле 23 кешене эшкә урнаштырган, бу - июль аена караганда ике тапкырга күбрәк. Инвалидларның күпчелеге авыл җирлекләрендә эшлиләр һәм территорияләрне төзекләндерү буенча хезмәт куялар. -Бәркәтә, Чирмешән, Ульяновка, Яңа Элмәле, Яңа Кади, Түбән Кармалка, Туймәт авыл җирлекләрендә - икешәр, тагын алты...
-
Чирмешәндә инвалидлар көч сынашты (+ФОТО)
"Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан спорт фестивале узды. Районыбызның авылларыннан килгән физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Чараны оештыручылар җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
-
Чирмешәндә инвалидларга күчтәнәчләр тараттылар
Россия Федерация Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мөмкинлекләре чикле якташларыбызга бүләкләр җибәргән. Чирмешәндә яшәүче Алсу һәм Рәмис Хәкимовлар өч бала үстерәләр. Олы уллары Маратка дүрт яшь, игезәкләре Гамир белән Гомәргә бер ай элек ике яшь тулган. Өч малайны тәрбияләү җиңел түгел, ә Ходай аларга авыр сынау да биргән,...
-
Чирмешәндә инвалидлар декадасы кысаларында зур чаралар үткәрелә
Инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен районда төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә инвалидлар җәмгыяте авыллардагы бүлекчә рәисләре катнашында район үзәгендә "түгәрәк өстәл" оештырмакчы булабыз. -Районда 1824 инвалид исәпләнә, 80гә якыны - балалар. Бездә физик...
-
Чирмешән инвалидлар җәмгыяте шахмат буенча бәйге оештырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешәндә инвалидлар фестивале үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Чирмешән районы мәшгульлек үзәге үз эшемне ачарга ярдәм итте
Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә инвалид булдым. Югары техник белемем булуга карамастан, белгечлегем буенча эшли алмый идем инде. Районыбыз авыл хуҗалыгы районы булгач, предприятиеләр аз. Миңа төрле эшләр тәкъдим итеп карадылар, ләкин беркайда да махсус шартлар тудыра алмадылар. Шуннан мин халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Үзәк белгечләре миңа дәүләт хезмәтләренең тулаем спектры...
-
Чирмешәндә балалар комда рәсем ясады
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янында төзелүче паркта мөмкинлекләре чикле - коляска белән хәрәкәтләнүче кешеләр өчен карусель урнаштырылачак. Хакимият ярдәме белән карусельнең җиһазлары кайтарылган. Бу эштә Илназ Газыймов нык тырышкан. Әлеге хәбәрне инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясендә җиткерделәр. Бүгенге көндә районда 1820 инвалид исәпләнә, шуларның 66сы - 18 яшькәчә балалар. -Ел ярым...
-
Чирмешән инвалидлар җәмгыяте яңача эшләячәк
Районда бер ел элек оешкан инвалидлар җәмгыяте яңача эшли башлаячак. Әлеге җәмгыять әгъзасы булырга теләүчеләр хәзер теркәү узарга һәм әгъзалык билеты алырга тиешләр. -Бу - билеты булмаган инвалидларга, аларның проблемаларына "кул селтибез" дигән сүз түгел, тик шулай да җәмгыять әгъзалары булмаганнарга ярдәм күрсәтү, яки башка юнәлешләр буенча эш конкретрак, тыгызрак...
-
Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырыла
Чирмешәннең үзәк мәчете 13 июль көнне район инвалидлар оешмасы белән берлектә ифтар мәҗлесе оештыра. Башлану вакыты 19 сәгатьтә. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны гаиләләре белән чакырабыз. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешәнгә боччачылар килде
Физик мөмкинлекләре чикле спортчылар безнең колакларга ятрак яңгырашлы уен төрендә - боччада көч сынашты. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында олылар һәм балалар ике көн шулай туп тәгәрәттеләр. Аяк-куллары начар эшләүче инвалидларның республика чемпионатына Балтач, Актаныш, Арча районнарыннан, Яшел Үзән, Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Казан шәһәрләре командалары килгән....