Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән һәм Ульяновка футболчылары республикада өченче

Чирмешәннән - егетләр, Ульяновкадан кызлар командалары районга кубоклар алып кайттылар. 13-14 яшьлек укучыларыбыз мини-футболда үз яшьтәшләре арасында - республикада өченче. "Мини-футболны - мәктәпләргә!" дип аталучы гомумроссия проекты кысаларында Чаллыда узган республика чемпионатында район үзәгенең 1 нче мәктәбеннән Владимир Сиямкин шәкертләре финалга узып, өченче призлы урын яулап кайттылар. Алар Чаллы һәм...

Чирмешәннән - егетләр, Ульяновкадан кызлар командалары районга кубоклар алып кайттылар. 13-14 яшьлек укучыларыбыз мини-футболда үз яшьтәшләре арасында - республикада өченче.

"Мини-футболны - мәктәпләргә!" дип аталучы гомумроссия проекты кысаларында Чаллыда узган республика чемпионатында район үзәгенең 1 нче мәктәбеннән Владимир Сиямкин шәкертләре финалга узып, өченче призлы урын яулап кайттылар. Алар Чаллы һәм Әгерҗе футболчыларына гына оттырган. Шул ук бәйгедә Ульяновка мәктәбе кызлары (остазлары - Андриан Тимирясов) шулай ук өченче урын ияләре. Нәкъ егетләр кебек, алар да финалда чаллылардан һәм әгерҗеләрдән генә калышканнар.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ульяновка минифутбол республикада