Минифутбол тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә малайлар да, бабайлар да ярышты
Традиция буенча, быел да мөселман яшьләре арасында спартакиада үткәрелде. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган ярышларда тугыз мәхәлләдән 100ләп кеше катнашты. Бик яхшы әзерлек белән килгән Кара Чишмә ир-егетләренә монда тиңнәр булмады, алар - беренче. Түбәнкәминкәлеләр, күршеләреннән берничә баллга гына калышып, икенче булдылар, ә кармышлар - өченче. -Бәркәтә һәм Утыз Имән авылларыннан катнашучылар...
-
Чирмешән һәм Ульяновка футболчылары республикада өченче
Чирмешәннән - егетләр, Ульяновкадан кызлар командалары районга кубоклар алып кайттылар. 13-14 яшьлек укучыларыбыз мини-футболда үз яшьтәшләре арасында - республикада өченче. "Мини-футболны - мәктәпләргә!" дип аталучы гомумроссия проекты кысаларында Чаллыда узган республика чемпионатында район үзәгенең 1 нче мәктәбеннән Владимир Сиямкин шәкертләре финалга узып, өченче призлы урын яулап кайттылар. Алар Чаллы һәм...
-
Чирмешән футболчылары Кыш бабай бүләге өчен тирләп-пештеләр
Чирмешәндә өч көн рәттән мини-футболчы яшьләребез көч сынашты. Кыш бабай Кубогына барган ярышларда район үзәгенең студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан торган командасы җиңүче булды. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында узган әлеге бәйгедә 10 команда катнашты. Сигезе - Чирмешәннән, икесе Бәркәтә һәм Утыз Имән авылларыннан килгән. Бәйгенең барлык призлы урыннарына да район...
-
Чирмешәндә футболчыларга бассейн бүләк иттеләр
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгенең физкультура-савыктыру комплексында ир-егетләр мини-футболда көч сынашты. Әлеге бәйгенең җиңүчесенә дигән зур картинага "Пахтакор" ия. Шуның өстенә призер командаларның уенчылары бу көнне бассейнда бушлай йөзде. Монысы да футболчыларга бүләк. Гомумән, ярышта алты команда: "Ньюкасл", "Торрес", "Янг Бойз", "Хезмәт резервлары", "Кади", "Пахтакор" туп...
-
Кубок Бәркәтәгә китте.
Бәркәтә авылы командасы - Гаяз Фәрхетдинов истәлегенә мини-футбол буенча быелгы ярышларның җиңүчесе. Турнирда 14-15 яшьлек үсмерләр көч сынашты. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында узган әлеге бәйгегә Чирмешән, Бәркәтә, Иске Кади, Утыз Имән, Иске Элмәле, Ульяновка авылларыннан командалар килгән. Ярышларның иганәчесе - әтисе истәлегенә инде алтынчы тапкыр турнир оештыручы, Мәскәүдә яшәүче...