Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән кызлары республика җыелма командасында уйныйлар

"Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы уенчылары Евгения Кузьмина, Гүзәл Гатина, Ильвира Гафиятуллина Татарстанның җыелма командасы өчен уйныйлар. Безнең районда кызлар хоккей командасы 2011нче елны оешты. Беренче көннән үк команда составында Евгения Кузьмина да уйный. Дөресрәге, ул капкачы була. Женя беренче уенны да яхшы хәтерли. Ул вакытта кызлар командасы "Алтын алка"...

"Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы уенчылары Евгения Кузьмина, Гүзәл Гатина, Ильвира Гафиятуллина Татарстанның җыелма командасы өчен уйныйлар.

Безнең районда кызлар хоккей командасы 2011нче елны оешты. Беренче көннән үк команда составында Евгения Кузьмина да уйный. Дөресрәге, ул капкачы була. Женя беренче уенны да яхшы хәтерли. Ул вакытта кызлар командасы "Алтын алка" турнирында беренче тапкыр катнашып, өченче урынга чыгалар.
Женя уеннарда, ярышларда, спартакиадаларда тәҗрибә туплый. Актанышта үткән уеннарның берсеннән соң, Женяны республиканың җыелма командасына да уйнарга чакыралар. Ә 2014нче елны ул Чирмешәндә узган "Алтын алка" турнирында "Иң яхшы капкачы" исеменә лаек була.
Узган елның май аенда безнең кызлар җыелма командасы составында Дмитров шәһәрендә узган ярышларда да катнашалар. Декабрь аенда алар кабат Казанга өйрәнүләргә бардылар һәм январь аенда Башкортстанда узган уеннарда осталыкларын күрсәттеләр.
-Хоккей миндә үз көчемә ышаныч тудыра, авырлыкларга түзәргә өйрәтә,- ди Женя.- Хоккей уйнарга җиңел түгел, әмма мин бу спортны ташламаячакмын. Мин үз командамны бик яратам. Хоккей уйнап, бик күп яңа дуслар таптым. Мине Боз сараена алып килгән әтиемә зур рәхмәт. Шулай ук һәрвакыт җиңүгә омтылырга һәм беркайчан да бирешмәскә өйрәткән тренерларыма да рәхмәтемне белдерәм.
Рәйханә Мәслахетдинова.
Чирмешән лицееның
8нче класс укучысы.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн хоккей Алтын алка