Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән футболчылары Кыш бабай бүләге өчен тирләп-пештеләр

Чирмешәндә өч көн рәттән мини-футболчы яшьләребез көч сынашты. Кыш бабай Кубогына барган ярышларда район үзәгенең студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан торган командасы җиңүче булды. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында узган әлеге бәйгедә 10 команда катнашты. Сигезе - Чирмешәннән, икесе Бәркәтә һәм Утыз Имән авылларыннан килгән. Бәйгенең барлык призлы урыннарына да район...

Чирмешәндә өч көн рәттән мини-футболчы яшьләребез көч сынашты. Кыш бабай Кубогына барган ярышларда район үзәгенең студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан торган командасы җиңүче булды.

"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында узган әлеге бәйгедә 10 команда катнашты. Сигезе - Чирмешәннән, икесе Бәркәтә һәм Утыз Имән авылларыннан килгән. Бәйгенең барлык призлы урыннарына да район үзәге командалары ия: "Факел" - җиңүче, "Сток Сити" - икенче, "Ньюкасл" өченче.
Турнирның "Иң яхшы уенчысы" - Рушан Садретдинов ("Факел"), "Иң яхшы капкачы" - Илназ Вафин (""Ньюкасл"), "Иң яхшы тренер" дип Илдар Кәримов ("Хезмәт резервлары") аталды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кыш бабай минифутбол

2
X