Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән эшмәкәрләре футбол уйнады

Район эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен футбол кырында билгеләп үттеләр. Бу көнне эшмәкәрләр командасы эшче резерв командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. Эшкуарлар спортта да сынатмады - 9:3 белән оттылар. -Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге тәкъдиме белән, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган уеннарда эшкуарлар бик теләп катнашты, - ди район...

Район эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен футбол кырында билгеләп үттеләр.

Бу көнне эшмәкәрләр командасы эшче резерв командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде. Эшкуарлар спортта да сынатмады - 9:3 белән оттылар.
-Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге тәкъдиме белән, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган уеннарда эшкуарлар бик теләп катнашты, - ди район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. - Футболчылар үзләренең сәламәт тормыш рәвеше яклы булуларын тагын бер кат раслады.
Иптәшләрчә уенда катнашкан ике команда да яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Дипломнары белән бүләкләнде. Эшмәкәрләр командасы составында үзе дә туп типкән Булат Латыйпов ике командадан да иң яхшы уенчыларга бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт эшмәкәрләр футдол