Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән чаңгычылары яз кояшын да күрде (+ФОТО)

Чирмешәндә узган чаңгы узышларында 75 яшьлек Борис Дютин да катнашты. Призлы урын алмаса да, Ульяновка бабае тиешле 1 километрлы дистанцияне башыннан ахырына кадәр узды. "Энҗе бөртекләре" дип аталучы традицион ярышларны быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырырга булганнар. Анда 200ләп чаңгычы көч сынашты. Язның беренче көнендә үткән бу бәйгегә, ерак...

Чирмешәндә узган чаңгы узышларында 75 яшьлек Борис Дютин да катнашты. Призлы урын алмаса да, Ульяновка бабае тиешле 1 километрлы дистанцияне башыннан ахырына кадәр узды.

"Энҗе бөртекләре" дип аталучы традицион ярышларны быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырырга булганнар. Анда 200ләп чаңгычы көч сынашты. Язның беренче көнендә үткән бу бәйгегә, ерак араларны якын итеп, 60-70 яшьлек олы-олы спортчылар Нурлат, Шентала районнарыннан, хәтта Чистайдан ук килгәннәр.
Алар менә дигән итеп чыгыш та ясады. Ә безнең район вәкилләреннән призлы урыннарның күбесен Ульяновка, Иске Элмәле чаңгычылары яулады. Шешминка, Түбән Кармалкада да көчле узышчылар бар.
50-60 яшьлек хатын-кызлар арасында коммуналь хуҗалыктан Надежда Капитонова икенче урын иясе. Ә мәгариф бүлегеннән Флера Рәхимҗанова бу категориядә беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Район үзәгендәге икенче мәктәпнең олырак хатын-кыз укытучылары да ярышка килергә вакытларын кызганмаганнар.
Бу көнне тагын Ульяновкадан Аня Иванова, Иске Элмәледән Игорь Захаров (аларга 10 яшь), кадет интернат-мәктәбеннән Роман Акимчук, Иске Элмәледән Ангелина Шерматова, Ульяновкадан Максим Тимирясов, Евгений Рыбкин, Анна Тимирясова, Георгий Владимиров, Наталья Сумина, Шешминкадан Дмитрий Зубов, Иске Элмәледән Марина Колесникова, Малый Павел, Чирмешәннән Петр Захаров, Валентина Малешина да җиңү яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан спорт