Реклама
Җирлек Советы бу чарада үз эшләренең осталарын – мәдәният, мәгариф хезмәткәрләрен, хат тапшыручыларны, башка кайберәүләрне шулай хөрмәтләде.
Җирлек башлыгы Мингали Минһаҗев төрле чараларда, өмәләрдә, авыл тормышында актив катнашкан бик күпләргә рәхмәтен җиткерде. Әле күптән түгел башлык итеп сайланган Мингали Нургали улы үзен дә уңай яктан күрсәтеп өлгергән, халыкның хөрмәтен яулаган. Бергәләшеп авыллар эчләрен, тыкрыкларны, күпер, чишмә буйларын матурлаганнар, зиратларда өмәләр оештырганнар, юллар ремонтланган. Моңа байтак үзсалым акчалары тотканнар. Салымнар җыю буенча да аларга дәгъва юк.
Башлыкның отчет докладында әйтелгәнчә, киләчәктә берничә су башнясын ремонтлыйсы яки яңартасы, газүткәргеч авыш торбаларны турайтасы, элеккеге фермалар урыннарын чистартасы бар. Керкәледәге чишмәгә кар сулары агып керә...
Югары Кәминкә җирлегендә 291 шәхси хуҗалык исәпләнә, 37 йорт буш, халык саны 529. 2021 елда 1 бала туган, 17 кеше үлгән. Мәктәптә 21 бала укый, балалар бакчасына 8 сабый йөри.
Биредәге “Ильхан” җәмгыятендә 262 баш сыер асрала, комплекстан көн саен уртача 7 тонна сөт сатыла. Әлеге җәмгыятьтә кырык кеше эшли. “Ильхан” 2021 ел, аннан элеккеге еллар өчен дә 128 пайчының барысы белән дә исәп-хисап ясаган. Авылдашларына гел булышып торалар икән.
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җыенда катнашучыларга сөенечле хәбәр дә ирештерде - Югары Кәминкә мәдәният йортында якындагы көннәрдә үк капиталь ремонт башланачак. Җае чыкса, мәктәп бинасын ремонтлау да күздә тотыла.
Бүген монда килгән җитәкчеләргә сораулар булмады диярлек. Районда ветеринария даруханәсе кирәк, диделәр. Дөрес, ул бар, әмма анда дарулар ассортименты ярлы. Ветеринар берләшмә җитәкчесе Алмаз Газыймов бу мәсьәләнең уңай хәл ителәсенә ышандырды.
Сүз уңаеннан. Узган елда Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе авыл мәдәният йортындагы бер бүлмәгә күченгән. Биредә җылы, якты, иркен.
-Моның бөтен мәшәкате җирлек Советына төште, Мингали Нургалиевичка көн дә рәхмәт укыйбыз, - диде элемтә бүлекчәсе начальнигы Резида Сафина.
Җыенда болар хакында да әйтелде:
Авылларда үтүче халык җыеннарында райондагы кайбер оешмалар җитәкчеләре дә катнаша, төрле тармаклар эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелә. Сораулар булса, шунда ук җавап та бирәләр.
фото: автор
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз