Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Туймәттә үзсалым акчасына зиратны да төзекләндерәләр

Туймәт авыл җирлеге Советы халыктан 2018 елгы үзсалым акчасын елның беренче яртысында ук җыеп бетерде. Инде бу суммага республика ярдәме дә күчкән. Бүгенге көндә, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен, авыл җирлеге Советының исәп-хисап счетында 540 мең сумнан артык акча бар.

-Халык җыенында бу акчаларны авыл зиратын, су кудыру башнясы тирәсен төзекләндерүгә, урам яктырткычларын һәм кыш көне авыл урамнарын карап торуга тотарга килешкән идек, - ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Зиратта һәм башня тирәсендә эш бара, шәхси эшмәкәр белән килешү төзедек. Алар инде байтак эш башкарырга өлгерде.

Су кудыру башнясы тирәсен төзекләндерүгә 130 мең сум тирәсе акча каралган. Эшчеләр ике капка ясаганнар, коймаларны төзекләндергәннәр һәм буяганнар, су чыганагы тирәсендәге чүп үләннәрен дә юк иткәннәр, тәртип салганнар. Көзгә кадәр чүп үләннәре тагын бер тапкыр чабылачак.

Инде шул ук бригада зират өстендә эшли. Иң элек аны чүп үләннәреннән һәм тәртипсез үскән куаклардан арындырганнар – чабып алганнар. Күп еллар элек тотылган зират коймасының баганаларын турайтып буяганнар, коймалары да буялачак. Озакламый “мәңгелек йортка” ике зур капка да урнаштырылачак. Бу эшләргә 280 мең сум тирәсе акча тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тиешле үзсалым акчасының кабер зират