Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешәндә быел инде бишенче тапкыр кабул итү үткәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел районда 5 тапкыр гражданнарны кабул итте, аңа 38 кеше үз гозерен җиткерде. Октябрьдә узган кабул итүдә депутатка 11 чирмешәнле килде. Гражданнарның күпчелеге халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри: Чирмешәндәге, үзгәртеп корылучы элеккеге храмга купол урнаштыру өчен акча кирәк, яшьләрнең ял итү үзәгенә сәхнә костюмнары...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел районда 5 тапкыр гражданнарны кабул итте, аңа 38 кеше үз гозерен җиткерде.

Октябрьдә узган кабул итүдә депутатка 11 чирмешәнле килде. Гражданнарның күпчелеге халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри: Чирмешәндәге, үзгәртеп корылучы элеккеге храмга купол урнаштыру өчен акча кирәк, яшьләрнең ял итү үзәгенә сәхнә костюмнары һәм компьютер алуда да депутат ярдәменә өметләнәләр. Түбәнкәминкәлеләрне юл проблемасы борчый, авыл буасын чистартуда да ярдәм сорыйлар. Торак, эш проблемасы белән дә килүчеләр булды. Илгиз Мисбах улы һәр гражданны игътибар белән тыңлады, киңәшләр, консультация бирде, проблемаларын чишү юнәлешендә юл күрсәтте, кайберләренә матди ярдәм дә ышандырды.

Депутат ике айдан соң - декабрьдә кабат чирмешәнлеләрне кабул итәчәк.

Безнең сайтта укыгыз:

«Халык мине онытмаган… мин үз урыныма кайттым» - Рамил Төхфәтуллин (ӘҢГӘМӘ)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17592

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ТР Дәүләт Советы ТР Дәүләт Советы депутаты Чирмешәндә быел инде бишенче тапкыр кабул итү үткәрде Советлар һәм тормыш