Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Кыйблабызны югалтмыйк

Дин дәүләттән аерым, әмма җәмгыятьтән аерым түгел. Күптән түгел Казанда ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте җитәкчелегенә карата кылынган кораллы һөҗүм республикадагы вәзгыятьне, дуслыкны, татулыкны какшата алмас, моңа юл куярга ярамый. Дини экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча райондагы хәл һәм чаралар турындагы мәсьәлә бик җитди булганга, бу хакта муниципаль район...

Дин дәүләттән аерым, әмма җәмгыятьтән аерым түгел. Күптән түгел Казанда ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте җитәкчелегенә карата кылынган кораллы һөҗүм республикадагы вәзгыятьне, дуслыкны, татулыкны какшата алмас, моңа юл куярга ярамый.


Дини экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча райондагы хәл һәм чаралар турындагы мәсьәлә бик җитди булганга, бу хакта муниципаль район Советының 25нче утырышында ачыктан-ачык һәм конкрет сөйләшү, фикер алышу булды.

Муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов докладында әйтеп узылганча,районның төрле милләт халкы гомер-гомергә дус, тату яши. 30 дини оешма-22 мәчет, 8 православие гыйбадәтханәсе халыкны дини, рухи һәм әхлакый тәрбияләү буенча зур эш алып баралар.

Чирмешәндә бик зурлап пасха концерты, мөселман Сабан туе оештырдылар, башка дини бәйрәмнәр дә колачлы уза. Дин сабакларын укыту да җайга салына.

Бездә дини вәзгыять тотрыклы. Әмма Казанда булган очрак активрак эшләүне сорый. Соңгы вакытта исламда диннең традицион булмаган агымнарына иярергә, безгә ят идеяләр таратырга, үз сафларына яшьләрне җәлеп итәргә маташучыларга карата кискенрәк чаралар күрү мөһим.Аеруча, кадрлар әзерләү игътибар сорый.

"Чирмешән" муниципальара бүлек начальнигы Фаяс Минһаҗев, Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов, рухани, храм настоятеле Александр Филимонов, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Нурлатнефть" идарәсе җитәкчесе Илгиз Салихов та доклад буенча фикер алышуда катнашып, Казанда булган коточкыч фаҗиганы гаепләделәр, аны динебезгә, республикага каршы золым, провокация дип бәяләделәр. Алар фикеренчә, бүген әзерлекле дин белгечләрен әзерләүне җайга салырга, яшьләр белән активрак, максатчанрак эшләргә кирәк. Халык бозылды хәзер, бар да рөхсәт ителә, әмма законнарны үтәмәүчеләрне вакытында туктата белик. Бу өлкәдә дин эшлеклеләренә аеруча зур җаваплылык йөкләнә, халык аларга ышана, алар сүзенә колак сала. Әмма сүзне дә үлчәп, урынлы әйтү мөһим.Дин белгечләрен әллә кайларда түгел, ә үзебездә, үзебезнең традицияләргә нигезләнеп укыту мәслихәт.

Депутатлар һәм утырышка чакырылган дин әһелләре, муниципаль район Советы, авыл җирлекләре Советларының җаваплы хезмәткәрләре, кайбер оешмалар, хокук саклау органнары җитәкчеләре бүгенге мәсьәләнең бик актуаль булуын белдерделәр. Экстремизмга, милләтчелеккә каршы эзлекле, максатчан эш алып барсак, без уңышка ирешербез.

Район Советының бу утырышында район бюджетына,муниципаль хезмәткә, вәкаләтле органнарга депутатлар сайлауга кагылышлы берничә мәсьәлә дә каралды һәм алар буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дини экстремизмны профилактикалау

2
X