Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Иң гадел бәяне халык куя

Быелдан башлап, 21 апрель көнне җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Район Советы һәм башкарма комитеты, авыл җирлекләре, милек һәм җир мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет, контроль-хисап палаталары хезмәткәрләре, ветераннар катнашында, беренче тапкыр, бу бәйрәмне зурлап оештырдылар. - Җирле үзидарә органнары - халыкка иң якын хакимият. Кешеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе безнең...

Быелдан башлап, 21 апрель көнне җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.


Район Советы һәм башкарма комитеты, авыл җирлекләре, милек һәм җир мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет, контроль-хисап палаталары хезмәткәрләре, ветераннар катнашында, беренче тапкыр, бу бәйрәмне зурлап оештырдылар.

- Җирле үзидарә органнары - халыкка иң якын хакимият. Кешеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе безнең ничек эшләвебезгә дә бәйле,-диде үз чыгышында район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. -Безгә бу эшне ышандырганнар икән, аны намус белән башкарырга тиешбез.

Н.Хәмидуллин Ульяновка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нина Павловага "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә казанышлар өчен" медален тапшырды. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина - ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, Иске Котыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Екатерина Кшуманева - ТР Муниципаль берәмлекләр Советыннан Мактау грамотасы, район Советының оештыру бүлеге баш белгече Флера Сафина һәм финанс-бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге баш белгече Фәридә Булатова - район башлыгының Мактау грамоталары, хезмәт ветераннары Хәбибулла Әһлиуллин һәм Оркыя Харрасова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Район мәдәният йортында узган бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Советлар һәм тормыш