Быел Чирмешән районы башлыгында 100ләп кеше кабул итүдә булган
Советлар һәм тормыш

Быел Чирмешән районы башлыгында 100ләп кеше кабул итүдә булган

Район башлыгы һәр атнаның сишәмбесендә, ягъни айга 3-4 тапкыр гражданнарны кабул итә.

Ел башыннан инде 100дән күбрәк чирмешәнле Фердинат Дәүләтшинга үз гозерен җиткергән. Июль аеның соңгы сишәмбесендә кабул итүгә биш кеше килгән. Гражданнарның күпчелеге шәхси йорт төзү өчен җир участогы кирәксенеп, дәвалану яки ниндидер зыян күргән кешеләр матди ярдәм сорап та килә, үз эшен башларга теләүчеләр дә бар. Июль аенда өч кабул итүдә 14 кеше булган.


Нет комментариев