Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Бәркәтә һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләре миллион сумлык грант оттылар

Әлеге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр Советы игълан иткән республика бәйгесенең җиңүчеләре дип танылдылар һәм 1әр миллион сум грант оттылар. Агымдагы елда бу конкурста барлык районнардан да 217 авыл җирлеге катнашкан, 104се җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Аларның һәрбесенә 1әр миллион сум акча биреләчәк. Әлеге акчалар юлларны ремонтлауга, су кертүгә, техника сатып алуга...

Әлеге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр Советы игълан иткән республика бәйгесенең җиңүчеләре дип танылдылар һәм 1әр миллион сум грант оттылар.

Агымдагы елда бу конкурста барлык районнардан да 217 авыл җирлеге катнашкан, 104се җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Аларның һәрбесенә 1әр миллион сум акча биреләчәк. Әлеге акчалар юлларны ремонтлауга, су кертүгә, техника сатып алуга һәм башка социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә тотылырга тиеш.
-Без бу грантка трактор алырга планлаштырабыз, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Ул аеруча кыш көннәрендә юлларны кардан чистартырга, ә яз-җәй чүп-чарны чыгарырга кирәк, аны башка эшләрдә дә файдаланып була.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Иске Үтәмеш авыл җирлекләре