Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Башлыкларга – ноутбуклар

    Республика җитәкчелеге исеменнән, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров районның авыл җирлекләре башлыкларына ноутбуклар тапшырды. "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләр Советы съездында бөтен башлыкларны ярты ел эчендә ноутбуклар һәм программа документлары белән тәэмин итәбез дигән иде. Күргәнебезчә, бу эшне бик тиз башкардылар", - диде Минсәгыйть Закир...

    Республика җитәкчелеге исеменнән, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров районның авыл җирлекләре башлыкларына ноутбуклар тапшырды.


    "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләр Советы съездында бөтен башлыкларны ярты ел эчендә ноутбуклар һәм программа документлары белән тәэмин итәбез дигән иде.

    Күргәнебезчә, бу эшне бик тиз башкардылар", - диде Минсәгыйть Закир улы.

    "Бүген компьютердан башка эшләп булмый, күп очракта электрон почта белән эш итәргә туры килә, документларның күп өлеше электрон рәвештә керә, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Айрат Кәлимуллин. -

    Ноутбуклар эшебезне күпкә җиңеләйтер дип өметләнәбез".

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: