Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

ЯРМА БЕЛӘН ТУТЫРЫЛГАН КАЗ

Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән ярма белән тутырылган каз рецептын тәкъдим итәбез. Чистартылган казны яхшылап юып тастымал белән корыткач, эченә, тышына тоз сөртәләр. Дөге яки борай ярмасын тозлы суда бүрттереп саркыткач, сары май, тоз, борыч салып, (суганны майда кыздырырга мөмкин) яхшылап болгаталар һәм бүрттергән ярманы каз эченә тутыралар....

Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән ярма белән тутырылган каз рецептын тәкъдим итәбез.

Чистартылган казны яхшылап юып тастымал белән корыткач, эченә, тышына тоз сөртәләр.

Дөге яки борай ярмасын тозлы суда бүрттереп саркыткач, сары май, тоз, борыч салып, (суганны майда кыздырырга мөмкин) яхшылап болгаталар һәм бүрттергән ярманы каз эченә тутыралар.

Аннары казны савытка аркасы белән салып, өстенә каймак сөртәләр һәм 180 градуска кадәр кызган мичкә куеп, 1,5 сәгать пешерәләр.

Һәр кешегә каз ите, аның янына тәмле булып пешкән ботка салалар.

http://intertat.tatar/ash-su/yarma-bel-n-tutyrylgan-kaz/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ЯРМА БЕЛӘН ТУТЫРЫЛГАН КАЗ