ЯРМА БЕЛӘН ТУТЫРЫЛГАН КАЗ
Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән ярма белән тутырылган каз рецептын тәкъдим итәбез.
Чистартылган казны яхшылап юып тастымал белән корыткач, эченә, тышына тоз сөртәләр.
Дөге яки борай ярмасын тозлы суда бүрттереп саркыткач, сары май, тоз, борыч салып, (суганны майда кыздырырга мөмкин) яхшылап болгаталар һәм бүрттергән ярманы каз эченә тутыралар....